• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

ТР МДНның Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан кабул ителгән өстәмә тәкъдимнәр нигезендә Апанай мәчетендә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча чаралар башкарыла.

Бүген җомга намазына сулыш органнарын саклау чараларыннан (медицина битлекләре, тукыма битлекләре, респираторлар) файдаланучыларны һәм кул дезинфекциясен башкарган кешеләр генә кертелде. Җомга намазы кыскартылган рәвештә алып барылды. Азаннан соң, җомга намазының 4 рәкәгать сөннәте үтәлде, аннары гарәп телендә хөтбә укылды һәм, гадәттәгечә, җәмәгать белән ике рәкәгать фарыз намазы укылды. Аллаһы Тәгалә барчабызга якынлашып килүче Рамазан аен гыйбадәт белән үткәреп, бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсә иде. Авыр хәлдә булучыларга шифа бирсә иде.