• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Бу көннәрдә “Иман” нәшриятында ислам фәннәре докторы Рәшит хәзрәт Сибгатуллин тәрҗемәсендә рус телендә “Комментарии к акыде “Алة-Муршида» (“Әл-Мөршидә” гакыйдәсен шәрехләүләр”) дигән брошюра басылып чыкты.

Әлеге хезмәтнең мөәллифе (авторы) булып һиҗринең 524 нче елында вафат булган Ибн Тумарт Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд ибн Габдуллаһ әл-Хәсәни санала.

Моннан 4 гасырлар тирәсе элек мөэзиннәр мәчеттә тәсбих вакытында даими рәвештә Әл-Мөршидә гакыйдәсен әйтә торган булганнар.

Таҗетдин әс-Сүбкинең “Әш-Шәфигыя әл-Күбра табәкате” дигән хезмәтендә шәех Фәхретдин ибн Гасакирның (һиҗри ел исәбе белән 620 нче елда вафат) Иерусалимдә Әл-Мөршидә гакыйдәсен укулары хакында әйтелә.

Тарихчы Тәкыййуддин әл-Мәкризм үзенең “Әл-Мәвагиз вәл-игътибар бизикер әл-хүтат вәл-гасыр” дигән китабында “Солтан Сәлахетдин Йосыф ибн Әюб әмир булган чагында төнлә тәсбих әйткәндә Әл-Мөршидә гакыйдәсен манарадан укырга әмер бирде һәм мөэзиннәр аны һәр төнне Мисырның барлык гыйбадәтханәләрендә хәзерге көннәргә кадәр үтәделәр” дип искә алына.

Имам, олуг галим Таҗетдин әс-Сүбки әйтүенчә Әл-Мөршидә гакыйдәсе әһле әс-Сөнни вәл-җәмәгатьнең нигезен тәшкил итә.

Бу китапта “Әл-Мөршидә” гакыйдәсенең һәр юлына аңлатма бирелгән. Андагы шәрехләүләрдә Хак Тәгаләнең Бердәнбер Хаким булуы, Аның бар җиһанны барлыкка китерүе, барлыкка китерелгән һәр нәрсәнең Аңа буйсынуы, бер кечкенә генә әйбернең дә Аның ихтыярыннан башка хәрәкәтләнә алмавы, мәгыйшәттә Аның иптәшләре, ягъни шәрикләре булмавы, Аның йокламавы, хәтта черем итмәве, күктә дә, Җирдә дә Аннан беркемнең кача һәм яшеренә алмавы хакында әйтелә һәм башка һәр мөселман белергә тиеш булган иман мәсъәләләре аңлатыла.