• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17нче декабрьдә “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге оешуның 3 еллыгы билгеләп үтелде.

Кичәне Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы оештырды.

Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, каләм ияләре белән әңгәмә барышында “Иман” үзәге татар халкының ислам дине һәм гореф-гадәтләре белән бәйле бай рухи мирасын өйрәнү өчен булдырылуын билгеләп үтте.

Әлеге чара барышында Апанай мәдрәсәсе директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров кунакларны «Иман» үзәгенең 3 еллык эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Катнашучыларны Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» территориясе префекты вазифаларын башкаручы Нияз Усманов, әдәбият галиме Фоат Галимуллин сәламләде.

Тантана вакытында Апанай мәдрәсәсе шәкертенә сертификат да тапшырылды. Коръәннән тагын бер җүзне ятлаганы өчен “Татар хафизы” проекты кысаларында Тимур Алашаев Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов кулыннан чираттагы сертификат һәм бүләк алды.

Әлеге чара “Апанай апайлары” төркеменең иҗади чыгышы белән тәмамланды.