• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

26нчы гыйнвар көнне Икенде намазыннан соң Апанай мәчетендә Раҗәб аена һәм Рәгаиб кичәсенә багышланган кичә үткәрелде.

Шушы чарада изге Коръән аятьләре укылды, Раҗәб аеның һәм Рәгаиб кичәсенең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләнде, салаватлар әйтелде, "Апанай апайлары" исемле иҗат төркеме дини мөнәҗәтләр башкарды. Кичәнең мөхтәрәм кунаклары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәуф Хәсәнов, танылган мөнәҗәтче, Татарстанның халык артисты Мингол Галеев, Татарстан мөфтияте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов һ.б. булды.


Ахшам намазыннан соң Апанай мәдрәсәсендә ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлестә катнашучылар өчен Пәйгәмбәребезгә (сәллаЛлаһу галәйһи үә сәлләм) багышланган викторина үткәрелде.
Аллаһы Тәгалә барчабызга Раҗәб һәм Шәгъбән айларында бәрәкәт биреп, изге Рамазан аена ирешергә насыйп итсә иде!