Тиздән (25 мартта) мөселманнар кавеме Идел буе һәм Уралның бөек шәехы һәм ишаны Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевның тууына 187 ел тулуны билгеләп узачак. Кем булган ул күренекле дин эшлеклесе шәех Зәйнулла хәзрәт Рәсүлев һәм кайда туган?
Быел шул уңайдан “Иман” нәшриятында Д. Ф. Әхмәтшин тарафыннан рус телендә язылган “Ушедшая история, но оставшаяся в наших сердцах» дигән китап басылып чыкты. Бу мәҗмуга Идел буе-Урал төбәгендә накшбанди тарикатенең шәехы саналган Зәйнулла Рәсүлевның тормышына һәм дини эшчәнлегенә багышлана. Хәзерге вакытта шәех Зәйнулла Рәсүлевның эшчәнлегенә багышланган хезмәтләр гел басылып тора, ә бу китапның кыйммәте аның архив документларына нигезләнүендәдер, мөгаен.
Соңгы вакытларда халыклар арасында ислам дине һәм аның тәсаввуфы (суфизм) белән кызыксыну арта бара. Кайберәүләр тәсаввуфны Аллаһыга хезмәт итүнең барлык сыйфатларын да куллану, ягъни үзеңне даими рәвештә Аддаһының колы итеп сизү дип билгеләп үтәләр. Ә башкалар суфизм ияләре башлыча йоннан булган тупас киемгә өстенлек биргәннәр, күбрәк дини гыйлем алу максатыннан, алар җирдәге нигъмәтләрдән баш тартканнар дип фикер йөрткәннәр. Зәйнулла Хәбибулла улы Рәсүлев милади белән 1833 елның 25 мартында (һиҗри белән 1248 елның зөлхиҗҗә аенда) Оренбург губернасының Троицк өязенә караган Шәрип авылында (хәзер Башкортстанның Өчиле районы) дөньяга килә. Аның атасы Хәбибулла йомшак холыклы, күркәм әхлаклы, Аллаһыдан куркучан кеше була. Ә әнисе Мәлихә Азначура Ишанның туганы була. Зәйнулланың 7 нче буын кардәше шәех Морад Кабул ул якларда үзенең изгелеге белән таныла. Ул 1843-1845 елларда Бүзәкле кантонына караган Кече Муйнак авылы мәдрәсәсендә Мөхәммәд Бохари дамеллада белем ала. Остазы вафат булгач, Якуб бин Әхмәт әл-Ахунди хәзрәтләрендә укуын дәвам итә. 1848 елда исә Зәйнулла яңа остазы белән бергәләп Ахун авылына күчә һәм шунда укый башлый. 17 яшенә хәтле булачак шәех Якуб бин Әхмәтнең дәресләренә даими йөри.
Аннары 1851 елда үзенең дусты Мөхәммәднең киңәше белән Зәйнулла Троицдагы Әхмәт бин Халит әл-Мәңгәринең 2 нче җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәсенә белем алырга китә. Бу 2 нче җәмигъ мәчете 1835-1838 елларда үзенең хәйриячелек эшләре белән яхшы таныш булган Арчаның 2 нче гильдия сәүдәгәре Мөэмин Таһиров тарафыннан төзелә. Әлеге гыйбадәтханә шәһәрнең беренче мәчетеннән якында гына, күршедәге 37 нче кварталда 13 нче Татар тыкрыгында төзелә. Ул каланың биек урынына урнашканлыктан, Югарыда исемен ала. Бу мәчеткә беренче имам итеп Каһирәдә белем алып, Коръәнне матур укучы Мөхәммәдша Мирасов сайлана. 1850 елда өченче тапкыр хаҗ кылганда вафат булып, Мөхәммәдша Мәдинә шәһәрендә дәфен кылына (җирләнә). Бу мәчетнең икенче имамы итеп Әхмәт Халитов сайлана. Аның туганнары исә Казан өязендәге Мәңгәр авылыннан (хәзерге вакытта ул Татарстан Җөмһүриятендәге Әтнә районына керә) була. Зәйнулла Коръәнне дөрес укырга шәех дамелла Мөхәммәдша бин Мирастан өйрәнә. Мәдрәсәдә укыганда Зәйнулла мөселманнарныүзенең гаҗәеп дәрәҗәдәге сәләте һәм акыл көче белән таң калдыра. Троицкада яшәгәндә яшь шәкерт кәраванга ияреп, Бохарага чыгып китә, тик укуны анда дәвам итү мөмкин булмаганлыктан, бер елдан ул әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. 1858 елда Юлдаш авылы типтәрләренең чакыруы нигезендә, Зәйнулла Рәсүлев андагы мәдрәсәнең мөдәррисенә әйләнә, аннары ул 1859 елда Гөлбаһидә исемле кызга өйләнә. Шул вакытларда Зәйнулла хәзрәт Чардаклы авылыннан булган Абдулхаким Корбангалиев исемле кеше белән таныша, хәтта дуслашып китә. Абдулхаким хәзрәт аны Нәкшбандийа-Мөҗәддидийа (Төрекмәния) суфийлык кардәшлегенә әгъза итеп алдыра һәм шушы юлга багышлый, аңа суфийлыкны тарату мөмкинлеге бирүче рөхсәт таныклыгын (иҗазны) тапшыра. Шул вакыттан алып, Зәйнулла хәзрәт Нәкшбандийа кардәшлегенә яңа шәкертләр (мөритләр) кабул итә башлый. Бу вакытларда Зәйнулла хәзрәтнең абруе шулкадәрле күтәрелә ки, аны күршедәге Югары Урал өязе вәкилләре дә үзләренә алмакчы булалар.Тик Тунгатар өязе мөселманнары аны күршеләргә җибәрергә теләми. Шул рәвешле Зәйнулла хәзрәт элекке үз өязендә калырга мөҗбүр була. 1870 елда Зәйнулла хәзрәт хаҗ кыла һәм Акхуҗадагы үз мәхәлләсенә кире кайта. Хаҗдан соң ул җирле халыкка суфийлык билгеләрен киң куллана башлый, ягъни каты тавыш илә Аллаһыга мактау сүзләре, зикерләр әйтелә, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көнен (Мәүлет бәйрәме) үткәрергә керешә. Хаҗдан ул 10-12 пот китап, тәнгә сөртү өчен төрле майлар, дарулар алып кайта. Илаһият фәнен, шәригать кагыйдәләрен тирән белү, халык медицинасы ысулларын куллану сәләте аңа Көньяк Урал һәм Казахстанда рухи остазлыкка ия итәрлек ишан дәрәҗәсе бирә, мөритләре – беренче укучылары да барлыкка килә. 1872 елда Юлдаш авылында Мәүлет бәйрәмен үткәргәндә аның инде 3000 гә якын шәкерте җыела. Кайвакытта аның укучылары Аллаһыга булган зикерләрен кычкырып та әйтә торган булганнар. Ә моннан аның дошманнары оста файдалана. Мулла Әфтах бин Исхак бу уңайлы очрактан файдаланып, аның Төркия файдасына эш итүе хакында шәригать судына рапорт яза. Әлмәт авылындагы Искәндәр бин Хабибрахман өендә Зәйнулла хәзрәттән сорау алалар. В. Бартольд сүзләренчә, Зәйнулла хәзрәтне махсус рөхсәт кәгазеннән гайре хаҗ кылуда, исламга төрле яңалыклар кертүдә гаеплиләр. Аннары аны мөфтияткә чакыртып та сорау алалар. Бу вакытта Зәйнулла хәзрәт язмача аңлатмалар бирә һәм аннан барлык гаепләүләр дә алына, тик инде аның белән рус хакимияте кызыксына башлый. Златоуст каласында Зәйнулла хәзрәт кулга алына, чөнки аның турында Уфа губернаторыннан телеграмма килгән була. Ул Златоуст төрмәсендә 8 ай тотыла. 1873 елда Вологодск губерниясенә сөргенгә барганда Зәйнулла хәзрәт Казан аша уза. Казан мөселманнары ишан хәзрәтләрен күрергә теләсәләр дә, аны халыкка күрсәтмиләр. Бөгелмәдә хезмәт итүче солдат сүзләренчә, Зәйнулла хәзрәтне халык ул Казанга кергәндә һәм каладан чыкканда гына күрә алган. Вологодск губерниясенең Никольск каласында сөргендә чагында Зәйнулла хәзрәт күп михнәт кичерә. 1876 елда Зәйнулла хәзрәтнең режимы җиңеләйтелә һәм ул Кострома шәһәренә күчерелә. Оренбург мөселманнары дини җыелышы мөфтие Сәлимгәрәй Тәфкилевнең үтенече нәтиҗәсендә 1881 елда Зәйнулла хәзрәткә үзенең туган якларына кайтырга рөхсәт итәләр. Шул рәвешле, сөргендә аның 8 ел гомере уза. 1882 елда туган якларына кайткан Зәйнулла хәзрәт икенче тапкыр хаҗ кыла. Хаҗдан туган авылы Акхуҗага кайткач, ул сәүдәгәр Хәбибулла Габбасовтан Троицкидагы 5 нче мәхәллә мәчетенә 2 нче имам булырга дигән тәкъдим ала. Рәсүлев аркасында бу чордагы Троицк каласы Россиядәге мөселманнарга дини белем бирү үзәгенә әйләнә. Тарихчы Морад Рәмзинең язып калдыруынча, Зәйнулла хәзрәтнең йорты ишеге һәр көнне иртәдән бирле ахшам намазына кадәр кешеләр белән ачык була. Алар аннан Аллаһының ярдәме белән җисми һәм рухи яктан дәвалауны сорыйлар. Аның өстәле кунаклар өчен ризык белән дә тулы була. Өйлә вакытында 1 сәгать ял итүдән тыш, хәзрәтнең бер минут та эштән туктап торганы булмый, ул Аллаһның колларына файда китерү теләге белән үзен корбан итә. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре дә берничә тапкыр Троицк каласында булып китә. Зәйнулла хәзрәтнең Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә танылган дин эшлеклесе Галимҗан Баруди нигез салганда булуы һәм халыкка: “Гыйлемне яңартып торуда иҗтиһад кылыгыз (тырышыгыз), бу юлга хезмәт итегез, милли һәм дини эшләрдә дошманлык кылмагыз, шул гамәлләргә мин үземнең фатихамны бирәм”,-дип мөрәҗәгать итүе мәгълүм. Зәйнулла хәзрәтнең оныгы С. Рахманкулованың сүзләренчә, шәехның 4 хатыныннан 11 баласы булган. Архив мәгълүматларына караганда, бу хатыннардан Зәйнулла хәзрәтнең 14 баласы булуы билгеле. Аның тагын ике хатыннан 4 баласы булган диләр. Милади ел исәбе белән 1917 елның 22 февралендә (һиҗринең 1335 елында Рабигел-ахир аеның 22сендә) данлыклы шәехның йөрәге Троицкидагы үз йортында 84 нче яше белән барганда йөрүдән туктый һәм аны 23 февральдә изге җомга көнендә бу каланың зиратында күп санлы шәкертләре дәфен кылалар.