• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17 декабрьдә Апанай мәчетендә җәмәгатьчелеккә татар дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган икенче китап" дип аталган китабы тәкъдим ителде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров бу китапны гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә иткән һәм кайбер хәдисләргә аңлатмалар биргән.

Нияз хәзрәт әлеге хезмәттә Г.Баруди имам Бохари, имам Мөслим һәм имам Мәлик кебек зур галимнәрнең китапларыннан 100дән артык хәдис туплаганын, алар һәр мөселман өчен кирәкле, мөһим булган, бик тә эчтәлекле, җиңел аңлаешлы хәдисләр, дип билгеләде.

Галимҗан хәзрәт Баруди үзенең җыентыгында шулай ук бу хәдисләрне риваять иткән сәхабәләр турында да мәгълүматлар китерә. Хәдисләр яхшырак аңлашылсын өчен, Нияз хәзрәт, төрле чыганакларга таянып, автор аңлатмаларын үзеннән өстәп тә тулыландырган.

“Китап җиңел укыла, ул һәр мөселманның өстәл китабы булырга лаеклы хезмәт”, – дип белдерде Апанай мәчете имам-хатыйбы.

Билгеле булганча, Г.Барудиның беренче хәдисләр китабы 15нче февральдә “Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше” дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә тәкъдим ителде. Киләчәктә – дин галименең өченче хәдисләр китабын нәшер итү көтелә.