Корбан бәйрәме — хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә.
{xtypo_dropcap}К{/xtypo_dropcap}орбан бәйрәме — хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк ислам бәйрәме. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә.
Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Корбан чалу — бәйрәм көнен санап, 3 көн дәвам итә. Өченче көнне, кояш баеганчы, корбан суюлар тәмамланырга тиеш. Иң яхшысы — бәйрәм көнендә чалып эшен бетерү. Корбанга сарык, кәҗә, сыер, буйвол, дөя чалырга була. Корбан чалу — байлыгы һәм мөмкинлеге булган кешегә ваҗиб (тиешле) гамәл. Шушы мөбарәк бәйрәмдә корбан чалырга теләүчеләр өчен Апанай мәчете заказлар кабул итә.
Белешмәләр өчен телефон: +79600518823
Адрес: Казан шәһәре, Каюм Насыри урамы, 27.