• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

28 сентябрь көнне Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә “Экстремизга – юк!” айлыгы кысаларында "Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Көллиятнең беренче курс студентлары белән нәзарәтнең дәгьват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Рус география җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Гильметдинов очрашты.

 

{xtypo_dropcap}28{/xtypo_dropcap} сентябрь көнне Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә “Экстремизга – юк!” айлыгы кысаларында "Яшьләр арасында экстремизмны кисәтү" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Көллиятнең беренче курс студентлары белән нәзарәтнең дәгьват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Рус география җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Гильметдинов очрашты.

Кунаклар яшьләр белән иманның әһәмияте, рухи традицияләребезне өйрәнү һәм аларны саклау, чит агымнарга каршы тору ысуллары хакында әңгәмә корды. "Глобальләшү шартларында үзеңнең милли үзенчәлекләреңне, традицияләренне саклап калу бик мөһим. Ышанычлы, төпле рухи белем - экстремизмга каршы торуга бер корал", - дип белдерде сөйләшү барышында Нияз хәзрәт Сабиров. Мисал итеп ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрен һәм Коръән аятьләрен китерде.

Рус география җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Гильметдинов студентларга «Антарктида-100» экспедициясе вакытында булган вакыйгалар, анда беренче тапкыр азан әйтелүе, намаз укылуы һәм Изге Коръән китабын алып барулары хакында җиткерде. Очрашуга килүчеләр хозурына дәгъват бүлеге катнашында төшерелгән “Вера” документаль фильмы да күрсәтелде. Әлеге фильм Аллаһка ышануның әһәмияте турында бара. Анда татар халкының төрле өлкәләрдә танылган шәхесләре үзләренең фикерләре белән уртаклаша

Нияз хәзрәт сүзләренчә, мондый очрашулар Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә даими рәвештә оештырылачак. Киләчәктә яшьләр белән гаилә кыйммәтләре, ата-ана турында сөйләшергә планлаштыралар.

http://dumrt.ru/news/news_18726.html

IMG 20170928 WA0004

IMG 20170928 WA0005