• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg
Кичә Апанай мәчетендә Бөтендөнья хиҗап көненә багышланган чара узды. Аны Изге Коръән аятьләре һәм нәсыйхәт сүзләре белән мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде: Кичә Апанай мәчетендә Бөтендөнья хиҗап көненә багышланган чара узды. Аны Изге Коръән аятьләре һәм нәсыйхәт сүзләре белән мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде: - Безгә Аллаһы Раббыбыз бу дөньяда дөрес яшәп, мәңгелек бәхеткә ирешү өчен саф шәригать бүләк итте. Шәригатьтә боерыклар һәм тыюлар бар. Аллаһның әмерләрен үтәүчеләргә күп файда һәм нигъмәтләр вәгъдә ителде. Тыелган гамәлләр күп зарарларга китерә. Шундый тыюларның берсе — хатын-кызларның хиҗапсыз йөрүе, ягъни аларга капланмыйча йөрү тыелды. Хиҗаптан йөрү мөслимәнең үзе өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен дә файдалы, ул үзен дә, башкаларны да гөнаһтан саклый; хиҗап - хатын-кызның гүзәллеген, күркәм әхлагын күрсәтә; хиҗап - Аллаһ каршында җаваплылык хисен, җавап тотасы Көнне искәртеп тора. Аннары Апанай мәдрәсәсе мөгаллимәсе Венера ханым Бөтендөнья хиҗап көне игълан ителүнең тарихын сөйләде: - Бангладеш кызы Назма Кхан гаиләсе Америкага күченгәч, андагы яшьтәшләренең кырын карашларына, үзеннән көлүләренә бик нык үртәлә. Үсә төшкәч тә, университетка укырга кергәч тә хәл үзгәрми. Назма башкаларга хиҗаптан йөрүнең ниндидер террористик оешмада яки сектада торуны аңлатмавын, ә бәлки мөслимәләрнең шәригать кушканны үтәү хокукы икәнен төшендерергә тели. Изге Коръәндә, «Әхзаб» сүрәсенең 59 нчы аятендә: «Ий, Пәйгамбәр галәйһиссәлам, үз хатыннарыңа, кызларыңа һәм иман итүчеләрнең хатыннарына әйт, җилбабларыннан (бер өлешенә төренеп, икенче) бер өлешен (әгъзаларының шәкелен билгеле итмәслек итеп) өсләренә салсыннар. Бу (рәвештә төренүләре) аларның (җарияләрдән һәм Ислам тыйган кайбер түбән гамәлләр кылган хатыннардан аерылып) танылулары һәм (начар кешеләр тарафыннан) мыскыл ителмәүләренә якынрак (гамәл). Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле». Назма социаль челтәрдә хиҗапның тарихы, әһәмияте, аны бөркәнү ысуллары белән таныштыра башлый. Акрынлап кызыксынучылар, теләктәшлек белдерүчеләр барлыкка килә. Кыз 2013 елда Бөтендөнья хиҗап көне игълан иткәч, беренче елны ук акциягә 67 илдән, ә 3 елдан 10 млн хатын-кыз кушыла. Хиҗап көненә багышланган чарага балалар әниләре белән килгәннәр иде. Аларга яулык бәйләү, бизәнү, мехенди ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде. Апанай мәдрәсәсендә эшләп килүче этномәдәни үзәк остазлары кызларны читек чигү, сәйләннәр һәм буяу белән милли бизәкләр ясау серләренә өйрәтте. Кызлар Хиҗап көненә багышланган викторинада да актив катнаштылар.