• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

2нче декабрь көнне Апанай мәчетендә "Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре" курсларын тәмамлаучы III төркем мөслимәләргә сертификатлар тапшырылды.

Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, курсларда дәресләрне бирүче Гүзәл ханым Шәйдуллина катнашты.

Бер айлык курслар Апанай мәдрәсәсендә үткәрелде. Курсларда катнашкан барлык мөслимәләр Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе җитәкчелегенә, остазларга олуг рәхмәтләрен җиткерделәр. Хәзерге вакытта һәр пәнҗешәмбе көнне Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадате исламия" китабы буенча намаз кагыйдәләрен өйрәнү курслары бара.