• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Шәһәр Шәрәф (1877-1938) – язучы, тарихчы, татар галиме. Татарстанның Буа районында Аксу авылында дөньяга килә. Шиһабетдин Мәрҗәнидән гыйлем ала. 1897-1919 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә төрле фәннәрдән һәм гарәп теленнән дәресләр бирә. Галимҗан Баруди кул астында күп еллар хезмәт итә.

{xtypo_dropcap}Ш{/xtypo_dropcap}әһәр Шәрәф (1877-1938) – язучы, тарихчы, татар галиме. Татарстанның Буа районында Аксу авылында дөньяга килә. Шиһабетдин Мәрҗәнидән гыйлем ала. 1897-1919 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә төрле фәннәрдән һәм гарәп теленнән дәресләр бирә. Галимҗан Баруди кул астында күп еллар хезмәт итә.

“Дин вә әдәп” журналында Галимҗан Дәмеллага ярдәм итә. Шәһәр Шәрәфнең иң мәшһүр китапларының берсе “Әсхабе Кирам”, ягъни “Олуг сәхабәләр” тормышы. Бу китапта олуг сәхабәләрдән булган дүрт тугры хәлифәнең (Аллаһ алардан разый булса иде) әхлакый сыйфатлары, халык белән булган мөнәсәбәтләре, әйткән сүзләре китерелә.

Бу хезмәт гарәп хәрефләреннән кирилица графикасына күчерелде, кайбер сүзләргә аңлатмалар бирелде. “Әсхабе Кирам” китабы мәдрәсә шәкертләре һәм Ислам тарихы белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә. Бу китапны Апанай мәчете кибетендә сатып алырга мөмкин.