• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

27нче октябрьда Апанай мәдрәсәсе мөгаллимәләре өчен Хәнәфи мәзһәбе буенча намаз турындагы белемнәрне арттыру курслары ачылды.
Дәресләр һәр пәнҗешәмбе көнне ястү намазыннан соң алып барылачак. Бу дәресләрдә Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадате исламия" китабы буенча намазның фарызлары, ваҗиблары, сөннәтләре, мәкрух, хәрам булган гамәлләре тирән өйрәнеләчәк, Коръәннән, сөннәттән дәлилләр каралачак. Әлеге дәресләрдә шулай ук "Мухтасар әл-Кудури" һәм "Нур әл-идах" китаплары да кулланылачак.


Дәресләрне Апанай мәчете имам-хатыйбы, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Нияз хәзрәт Сабиров алып бара. Беренче дәрестә фикһ, мәзһәб, иҗтиһад, тәклид төшенчәләре аңлатылды, Әбү Хәнифәнең тормышы һәм шәригать хөкемнәре өйрәнелде.