Һәркайсыбыз үзебезнең нәсел-тамырларыбызны, бай мирасыбызны яхшы белергә тиеш. Бу белемнәр безне адашудан, чит-ят гадәтләргә иярүдән, югалудан саклый. Хикмәт ияләре әйтеп калдырганнар бит:
Илен белмәгән – игелексез,
Халкын белмәгән – холыксыз,
Нәселен белмәгән – нәсәпсез.
Мәчкәрә авылында армый-талмый хезмәт иткән мөхтәрәм галимнәр, олуг шәхесләр үзләреннән соң бай мирас калдырганнар. Мәчкәрә мәдрәсәсен күп кенә мәшһүр дин әһелләре, фән вәкилләре һәм җәмәгать эшлекләре тәмамлаган. Шундый мәртәбәле шәхесләрнең берсе – Габденнасыйр хәзрәт Курсави. Аның тулы исеме – Әбүннәср Габденнасыйр бин Ибраһим бин Ярмөхәммәд бин Иштирәк әл-Болгари әл-Курсави.
Габденнасыйр хәзрәтнең тормыш юлы һәм хезмәтләре турында төп мәгълүматлар Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин һәм Морад Рамзи китапларында китерелә.
Р.Фәхреддин һәм М.Рамзи фикеренчә, Габденнасыйр Курсави 1776 елда хәзерге Арча районының Курса авылында дөньяга килә[1]. Ул бик иртә әтисез кала. 1790 елда аның газиз әтисе вафат була.
Башлангыч белемнәрне Курсави Мәчкәрә мәдрәсәсендә алган. Әлеге мәдрәсәдә аны Мөхәммәдрәхим бин Йосыф әл-Ашыти әл-Мәчкәрәви укыткан. Бохарада белем алган башка татар галимнәреннән аермалы буларак, Мөхәммәдрәхим хәзрәт үзенең дин кардәше Ибраһим Хуҗаш[2] белән берлектә Дагыстанда гыйлем алган. Анда 10 ел яшәп туган иленә кайткан. Мәчкәрә байларының теләге буенча, Мөхәммәдрәхим хәзрәт Мәчкәрәгә имам-хатыйб һәм мөдәррис булып билгеләнгән. Шуның өстенә ул төбәкнең ахуны[3] вазыйфаларын да башкарган. Мөхәммәдрәхим хәзрәт үз вакытының бик мәшһүр остазы булган, күп шәкертләр тәрбияләгән. Ул 1818 елда Мәчкәрәдә вафат булган һәм шундагы каберлектә җирләнгән[4].
Габденнасыйр Курсави бик тырыш шәкерт булган. Мөхәммәдрәхим хәзрәт Курсавиның сәләтләрен һәм тырышлыгын күреп әйткән: «Бу балада рөшед (туры юлда булу) галәмәтләре бар. Әгәр аңа озын гомер насыйп булса, ул фазыйләт сахибе (күркәм сыйфатлар иясе) булачак», – дигән[5].
Габденнасыйр хәзрәт белемнәрен камилләштерер өчен Бохара шәһәренә сәфәр кыла. Аның хәтере бик яхшы була һәм ул кыска гына вакыт эчендә Бохара мәдрсәсендәге программаны үзләштереп, тирән белемнәре белән яшьтәшләрен генә түгел, Бохара галимнәрен дә таң калдыра.
Бохарадагы уку-укыту ысуллары, мөгаллимнәрнең төп дини фәннәргә тиешле игътибар бирмәүләре, шәкертләр арасында файдасыз бәхәсләрнең үткәрелүе Габденнасыйр хәзрәтнең ышанычын бик нык какшата. Бохара китапханәләрендә тузанга батып яткан Әбү Хәнифәнең, Гомәр ән-Нәсәфинең һәм башка олуг галимнәрнең кулъязма китапларын үзлектән өйрәнә, алар турында фикер йөртә, байтак сорауларына төпле җаваплар таба. Мәрҗани әйтүенчә, аңа бөек ислам галиме Әбү Хәмид әл-Газалиның (1058-1111) «Ихья гулүм әд-дин» («Дини фәннәрне яңадан торгызу») дип исемләнгән дүрт томлык китабы аеруча көчле йогынты ясый.
Әл-Газали шәригать турындагы заһир (тышкы) белемнәрне яхшы үзләштергәннән соң, тәсаввуфны (суфийчылыкны), ягъни үзенең рухи (эчке) дөньясын камилләштерү, нәфесне тәрбияләү юлларын тирән өйрәнә һәм югары дәрәҗәләргә ирешә. Ул бөтен ислам дөньясында «Хөҗҗәт әл-ислам» («Исламның дәлиле») буларак билгеле була.
Габденнасыйр хәзрәт тә тышкы белемнәрне өйрәнгәннән соң дүрт ел дәвамында Нәкышбәндия тарикате остазы Ниязколый ишанның рухи тәрбиясендә була һәм остазыннан иҗазәт[6] алу дәрәҗәсенә ирешә[7].
Габденнасыйр хәзрәтнең апасы Мәрхәбәнең ире мәшһүр татар бае Габдулла бин Габдессәләм Үтәмешев була. Габдулла байның һәм улларының ярдәме белән Курса авылында мәдрәсә салына. Габденнасыйр хәзрәт Бохарадан кайткач, шунда имам-хатыйб һәм мөдәррис булып билгеләнә. Курсави үзе янына күп шәкертләрне җыя. Шәкерте Әхмәд бин Сәед Ширдани остазының белеме турында болай дип әйткән: «Аның гыйлем дәрәҗәсе шундый югары булды ки, ул беркемнән ярдәм сорамыйча һәм китапка карамыйча теләсә кайсы фәннең теләсә кайсы бүлегеннән дәлилләр китерә ала иде»[8].
Габденнасыйр хәзрәт Курсави 1807 елда кабат Бохарага бара. Шунда Курсави гыйлем мәҗлесләрендә катнаша, Аллаһның сыйфатлары турында үзенең фикерләрен җиткерә. Мәҗлестәшләрен Аллаһның сыйфатларын саннар белән чикләмәскә, дини чыганакларны тирәнрәк өйрәнергә чакыра. Аның фикерләре белән Бохара галимнәре килешми (кире кагалар), аны мөртәдлектә гаеплиләр, нәтиҗәдә аңа үлем җәзасы чыгарыла. Шиһабетдин Мәрҗани әйтүенчә, Курсавиның фикерләре Коръәнгә, сөннәткә, хәнәфи мәзһәбенең китапларына нигезләнгән була, аның белән рухи остазы Ниязколый ишан һәм кайбер мөхтәрәм галимнәр килешәләр[9]. Ниязколый ишан үзенең сөекле шәкертен яклап чыга һәм Ватанына исән-имин кайтырга ярдәм итә.
Габденнасыйр Курсави ялган белемнәрдән саклап, кешеләргә дөреслекне, хакыйкатьне җиткерер өчен берничә әһәмиятле хезмәт язып калдырган. Мәсәлән, Нәҗметдин Әбү Хәфс Гомәр бин Мөхәммәд ән-Нәсәфинең иман мәсъәләләренә багышланган китабына аңлатма «Шәрх әл-гакаид ән-Нәсәфи», «Китаб әл-ләвәих» («Кагыйдәләр китабы»), «Китаб ән-нәсаих» («Нәсыйхәтләр китабы»), «әл-Иршад лил-гыйбәд» («Кешеләрне туры юлга күндерү») һәм татар телендә һәфтияк тәфсире.
Курсави «әл-Иршад лил-гыйбәд» исемле китабында мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Иҗмаг, кыяс, иҗтиһад, тәкълид һәм башка төшенчеләрне тәфсилләп аңлата. Бу хезмәт гарәп теленнән рус теленә Миркасыйм Госмановның укучысы, галимә Гөлнара ханым Идиятуллина тарафыннан тәрҗемә ителде, анализланды һәм Казанда басылды[10]. Шулай ук бу китап татар теленә тәрҗемә ителеп, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб тарафыннан «Иман» нәшриятында басылды[11].
Әл-Газали кебек, Курсави җәмгыятьне икегә бүлә: беренчесе – гаммә (гади халык) һәм икенчесе – хасса (белемле, дәрәҗәле халык). Гади халык туры юлдан тайпылмас өчен, мәзһәб галимнәренә тәкълид (иярергә) кылырга тиешле, әмма ул сукырларча булырга тиеш түгел. Фәтваларына ышанырга мөмкин булган чын галимнәрне сайларга кирәк. Ә тирән дини белемнәргә ия булган мөселманнар (галимнәр) иҗтиһад (дини хөкемнәрне чыгаруда тырышлык) кылырга тиешле[12].
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә әйтелгәнчә, киләчәктә өммәт 73 фиркага (төркемгә) бүленәчәк һәм бары тик бер төркем генә Аллаһ газабыннан котылачак. Курсави бу төркем турында болай дип аңлата: «Әл-фирка ән-нәҗия (котылган төркем) – ул Коръән һәм сөннәт тәгълиматын нык тоткан, нәфес теләкләреннән һәм бидгатьләрдән[13] сакланган, сөннәт һәм җәмәгать юлыннан барган төркем (әс-сөннә вә әл-җәмәга). Бу юлда Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәләре, киләсе буын (табигыйннар) һәм элегрәк яшәгән изге мөселманнар (әс-сәләф әс-салихун). Безнең остазларыбыз (мәшәихуна) һәм элгәреләр, ягъни Әбү Хәнифә, Мәлик бин Әнәс, казый Әбү Йосыф, Мөхәммәд бин Хәсән әш-Шәйбәни, әш-Шәфигый һәм Әбү Мансур әл-Матуриди бу юлдан барганнар».
Алда әйтелгәнчә, кайбер мөгаллимнәр каләмгә зур әһәмият биргәннәр. Габденнасыйр хәзрәт каләм дигән фәнгә каршы булган. Аның фикеренчә, Аллаһның берлеге һәм сыйфаты турындагы гыйлем (гыйлм әт-тәүхид вә әс-сыйфат) сәхабәләрнең һәм киләсе буын бөек галимнәренең мирасына, ә каләм дигән фән фәлсәфәгә һәм нәфес теләкләренә нигезләнгән. Шуңа күрә каләм белән шөгыльләнүчеләр Аллаһы Тәгаләнең заты, сыйфатлары һәм башка иман мәсъәләләре турында күп бәхәсләшәләр, нәтиҗәдә хакыйкатьтән ерак булган фикерләр чыгаралар[14].
1812 елның Рабигъ әл-әүвәл аенда (март-апрель) Габденнасыйр хәзрәт үзенең кардәшләре белән хаҗ сәфәренә чыга. Шәгъбән аеның ахырында алар Госманлы дәүләтенең башкаласына барып җитәләр һәм бер ай чамасы анда яшиләр. Кызганычка каршы, Курсавига изге җирләргә барып җитәргә насыйп булмый. Истанбул шәһәрендә ваба (холера) эпидемиясе вакытында Рамазан аеның ахыргы ун көнлегендә (сентябрь) ул вафат була. Шиһабетдин Мәрҗани әйтүенчә, Габденнасыйр Курсави үләр алдыннан шундый сүзләр ишеткән: «Сине җәннәт бакчалары көтә»[15]. Аны Ускюдар районында солтан мәчете янында дәфен кылалар. Күп еллар үткәч, Шиһабетдин Мәрҗани 1880 елда шулай ук хаҗ сәфәрендә булганда зур авырлык белән Курсавиның каберен таба.
Мәчкәрә авылы кешеләре үзләренең мәдрәсәсендә укыган атаклы галим, мәшһүр Габденнасыйр Курсави хәзрәтләре белән горурланырга лаеклы.
Нияз хәзрәт Сабиров
____________________________________________________
[1] Фәхреддин Р. Асар. 3 җ. – Оренбург, 1903. – Б.95; Рамзи М. Тәлфик әл-әхбәр вә тәлкыйх әл-әсәр фи вәкаиг Казан вә Булгар вә мулук әт-татар. 2нче том. – Оренбург, 1918 – Б.416.
[2] Ибраһим хәзрәт Хуҗаш (1825 яки 1826 елда вафат булган) Дагыстаннан укып кайткач, Казан шәһәрендәге беренче җәмигъ (хәзерге Мәрҗани) мәчетенең имамы булып хезмәт иткән.
[3] Ахун – югары дәрәҗәле дин әһеле, өлкән рухани.
[4] Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар.кит. нәшр., 1989. – Б.264.
[5] Фәхреддин Р. Асар. 3 җ. – Оренбург, 1903. – Б.122.
[6] Иҗазәт – башкаларга белем һәм тәрбия бирергә рөхсәт.
[7] Курсави Абу-н-Наср. Наставление людей на путь истины (ал-Иршад ли-л-ʻибад) – Пер. с араб. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005. – С.44.
[8] Рамзи М. Тәлфик әл-әхбәр..., Б.416.
[9] Бу хакта тулырак: Кемпер М. Суфии и ученые в Татарстане и Башкортостане. Исламский дискурс под русским господством / Пер. с немецкого. – Казань: Российский исламский университет, 2008. – С.351-374.
[10] Курсави Абу-н-Наср. Наставление людей на путь истины (ал-Иршад ли-л-ʻибад) – Пер. с араб. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2005. – 304 с.
[11] Габденнасыйр Курсави. Кешеләрне туры юлга күндерү (Әл-иршад лил гыйбад). – Казан: «Иман» нәшрияты, 1999. – 152 б.
[12] Курсави Абу-н-Наср. Наставление людей на путь истины..., С.65.
[13] Бидгать – дини чыганакларга каршы килә торган бер эш.
[14] Бу хакта тулырак: Кемпер М. Суфии и ученые в Татарстане и Башкортостане. Исламский дискурс под русским господством / Пер. с немецкого. – Казань: Российский исламский университет, 2008. – С.343-351.
[15] Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар.кит. нәшр., 1989. – Б.255.