• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете каршында10 июньнән 23 июньгә кадәр мәктәп яшендәге ир балалар өчен; 24 июньнән 7 июльгә кадәр кызлар өчен Ислам әхлагы буенча ике атналык дини курслар эшләде. Курсларга барлыгы 50 дән артык бала йөрде.

Башлангыч һәм дәвам итүче төркемнәрдә остазлары аларга Ислам нигезләрен, Коръән укырга өйрәтте. Иртәнге якта балалар бары тик дин сабагы алу белән генә шөгыльләнсәләр, өйлә намазыннан соң сәнгать дәресләренә, музейларга, шәһәребезнең истәлекле урыннарына экскурсиягә йөрделәр, күренекле шәхесләр белән очраштылар, спорт уеннары уйнадылар. “Дәресләрне татар телендә алып барырга тырыштык. Безнең ниятебез – дин дәресләре аша балаларыбызны татар теленә өйрәтү, аларда ана теленә карата мәхәббәт тәрбияләү”, - диде Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.