• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

19 июльдә Казанда күренекле дин әһеле, мәгърифәтче, нәшир, “Иман” нәшриятына нигез салучы, педагог, тарихчы һәм Ислам яңарышы башында торган “Апанай”  мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узды. Билгеле булганча, ул моннан 9 ел элек фаҗигале рәвештә вафат була. Шул көнне иң элек бер төркем дин әһелләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең каберен зиярат кылды, Коръән укып, дога кылды.

Искә алу чараларында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров, мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә “Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган конференция узды. Апанай мәдрәсәсе Казан шәһәрендәге борынгы мәдрәсәләрдән санала. Җыенда катнашучылар Вәлиулла хәзрәтнең искитмәле, соклангыч шәхес булуын, аның дин ягыннан да гыйлемле булуын, шул ук вакытта җәмәгать эшләре белән дә актив шөгыльләнүен искә алды. Билгеле булганча, Вәлиулла хәзрәт мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән дин әһеле, милләтпәрвәр, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе.

“Апанай” мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров Вәлиулла хәзрәтнең яшьләргә дин, гыйлем бирергә омтылуын, “Апанай” мәчетен төзекләндергәннән соң, Апанай мәдрәсәсен халыкка кайтарып, төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәнлеген хәбәр итте.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Вәлиулла хәзрәтнең нәкъ менә Ислам яңарышы чорында дингә тартылган кешеләргә гыйлем алырга ярдәм итүен, шәхесләрне, талантлы кешеләрне күрә һәм алар белән эшли белүен билгеләп үтте.

Мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов Вәлиулла хәзрәтнең һәркем күңеленә ачкыч һәм барлык кеше белән уртак тел таба белүен әйтте. Диннән дә, дөньяви гыйлемнәрдән дә хәбәрдар булып, мәгълүматны үтемле, һәркем аңларлык һәм каршы фикер тумаслык итеп җиткерә белүен билгеләп үтте.

Билгеле булганча, ел саен Казанда,  сентябрь аенда Вәлиулла хәзрәтнең бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан, “Якупов укулары” уздырыла. 2020 елда ул “Иман” нәшриятының 30 еллыгына багышланды. Вәлиулла хәзрәт, халыкка дини тәгълиматны тарату өчен, халыкны агарту һәм мәгърифәтле итәр өчен “Иман” нәшриятын оештыра да инде.

Вәлиулла хәзрәт ислам мәгариф системасы өчен дә үзенә күрә бер табыш булган. Ул бер үк вакытта оста оештыручы да, педагог та, белем бирү системасын уку әсбаплары белән тәэмин итүче дә – киләчәкне алдан күзаллап, уку-укыту процессын коручы да булган. 2008 елда Вәлиулла Якупов беренче мәртәбә бөтен дини уку йортлары өчен стандартлар эшләгән һәм шуның белән бергә, республикадагы дини уку йортларының алга таба эшчәнлеген тәэмин иткән.

Бүген утырышта катнашучылар шулай ук Апанай мәдрәсәсенең тарихына һәм хәзерге торышына багышланган докладлар белән чыгыш ясады. Аннан соң конференциядә катнашучылар, җыен тәмамлангач, Апанай мәдрәсәсе эшчәнлеге һәм “Иман” нәшрияты чыгарган продукция белән танышты.