• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Тиздән мәчет-мәдрәсәләрдә дини укулар башланачак. Шул исәптән "Иман" нәшрияты Әхмәдһади Максудиның әһәмиятле хезмәте – “Гыйбадате исламия” китабын тәкъдим итә. Бу китап хәзерге татар әдәби телендә чыкты.

Китап дүрт бүлектән тора. Беренче бүлек – гакыйдә, иман шартлары, икенчесе – тәһарәт мәсъәләләре, өченчесе – намаз гыйбадәте, дүртенчесе – ураза, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре белән таныштыра.

Бу хезмәт буенча Рәсәйдә генә түгел, Урта Азиядә дә Ислам диненең нигезләрен өйрәнәләр.

“Гыйбадәте исламия” китабы һәр мөселман белергә тиеш булган дини белемнәр белән кыска рәвештә таныштыра.

"Иман" нәшриятының бу һәм башка китапларын Апанай мәчетенендә (Каюм Насыйри урамы, 27нче йорт) алырга була.

Белешмә өчен телефон: 89377773251 (Рәмзия ханым).