Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабировның Теләче үзәк китапханәсендә мәгърифәтче, дин галиме Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышы

        Мәшһүр галимнәребез, күренекле дин әһелләренә багышланган мондый чаралар тарихыбызны искә төшерергә ярдәм итә, мирасыбызның бай икәнлеген күрсәтә. Без халкыбыз белән горурланырга тиешбез, чөнки татарлар дин өлкәсендә генә түгел, дөньяви фәннәр буенча да зур уңышларга ирешкән халык һәм моңа ислам дине ярдәм иткән.

        Изге Коръәннең беренче аяте дә гыйлем алу турында. Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Изге Рамазан аеның Кадер кичәсендә Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһы Тәгалә Коръәннең беренче аятен –“Галәк” сүрәсенең 1 нче аятен иңдерә. Анда Аллаһы Тәгалә: “Укы!”, - дип әмер итә.“Галәмне бар иткән Раббыңның исеме белән укый башла!”, ягъни, укы, өйрән, уйлан, фикерлә! Бу дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт? Шуңа күрә халкыбыз гыйлемгә омтылган. Галимнәребез динне дә, дөньяви фәннәрне дә өйрәнгәннәр, хәтта башка халыкларның үсешенә дә зур өлеш керткәннәр. Бүгенге көндә татар галимнәре язган китаплар буенча башка мөселман халыклары гыйлем ала. Мәсәлән, Галимҗан Баруди башка төрки халыкларга, гарәпләргә гыйлем биргән.

        Казанда Мәрҗанигә багышланган халыкара конференция үткәрелгән иде. Конференция алдыннан Иордания, Төркия, Бәхрәйн галимнәре белән Яңа татар бистәсе зиратына бардык. Башта Шиһабетдин Мәрҗанинең каберен зиярәт иттек, Коръән укып догалар кылдык. Иорданиядән килгән Лүәй әл-Халили исемле галим Мәрҗани турында гарәп телендә сөйләде. Ул аның хезмәтләрен өйрәнгән икән. Аннары Галимҗан Баруди кабере янында Коръән укып догалар кылдык. Шунда Бәхрәйннән килгән Ибраһим Мурәйхи атлы зур галим, Барудиның кабере янында басып торганда, күңеле тулып елап җибәрде. Ул аның остазы икән, ягъни остазлар чылбыры Галимҗан Барудига барып тоташа. Гарәп галимнәре безнең галимнәребезне әнә ничек хөрмәт итәләр. Мисырдан килгән галимнәр, Каһирәдә әл-Әзһәр университетында шәкертләр Мәрҗанинең китапларын өйрәнеп, дини гыйлем алалар, дип сөйләделәр. Мәрҗани хәзрәтләренең 30 дан артык хезмәте бар, күбесе гарәп телендә язылган.            Бездә ислам дине VII-VIII гасырларда, әле исламны рәсми төстә кабул иткәнче үк тарала башлаган. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми төстә 922 елда кабул ителгән. Шул вакытта Багдадтан килгән илчеләр болгарларның мәчет-мәдрәсәләрен күреп гаҗәпкә калалар. Шиһабетдин Мәрҗани белән Ризаэддин Фәхретдин язуынча, безнең ул чакта ук күренекле галимнәребез булган, мәчетләр эшләп торган, мәдрәсәләрдә белем биргәннәр, хәнәфи мәзһәбе тарала башлаган.

        Рәсми төстә ислам динен кабул иткәч, болгар бабаларыбыз гарәп илләренә барып гыйлем эстәгән, гарәп илләреннән дә безгә килеп гыйлем алганнар. Менә шундый көчле мәдрәсәләребез булган, бу хакта гарәп тарихчылары язып калдырган. Безнең галимнәребез дин буенча да, дөньяви фәннәрдән дә хезмәтләр язганнар. Мәсәлән, Ягъкуб бин Ногман исемле галимнең “Тәварихы Болгар” (“Болгар тарихы”) хезмәте; Борһанеддин Ибраһим Йосыф әл-Болгариның һәм Таҗеддин Юныс әл-Болгариның тыйб (медицина) гыйлеме турындагы хезмәтләре, Хуҗа Әхмәт әл-Болгари исемле зур галимебезнең дини хезмәтләре билгеле. Әмма бу китаплар безнең көннәргә хәтле килеп җитмәгән, тарихи чыганакларда гына искә алына. Бәлки, алар гарәп илләрендәге китапханәләрдә сакланадыр. Китап язу, гыйлем тарату традициясе Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында да дәвам иткән. Әмма Казан яулап алынгач, мәчет-мәдрәсәләр җимерелә. 200 ел дәвамында тирән мәсьәләләргә багышланган дини хезмәтләр язылмый. Безнең халык һәрвакытта белемгә омтылган, надан калмас өчен алар читтә китеп гыйлем алганнар. Риза Фәхретдиннең “Болгар вә Казан төрекләре” дигән хезмәтендә әйтелгәнчә, бабаларыбыз башта Төньяк Кавказга (Дагыстанга) барып укыганнар, аннары Урта Азиягә – Бохара, Сәмәркандка барып җиткәннәр, мөмкинлекләр тугач, үзебездә дә мәдрәсәләр ачканнар. Күп кенә галимнәребез – Мәрҗани, Курсави, Утыз Имәни, Баруди, туган җирләрендә гыйлем алганнан соң, Урта Азиядә дә укып кайтканнар.

        Ә Риза хәзрәт Фәхретдин, алардан аермалы буларак, бары тик авыл мәдрәсәсендә генә гыйлем алган, әмма шуңа да карамастан, зур дәрәҗәгә ирешкән дин галиме, казый, мөфти. Ул мәдрәсәдә төпле белем алганнан соң, бик зур тырышлык куеп, үзлегеннән күп укыган, чөнки үзенә бик таләпчән булган. Гомәр бин Хаттабның: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында хисап биргәнче үз-үзегезгә хисап бирегез”, - дигән сүзләре бар. Мин көнемне ничек үткәрдем? Аллаһ кушканны үтәдемме? Файдалы гамәлләр кылдыммы? Менә шул сорауларны куеп, мөселман кеше үз-үзенә хисап бирергә тиеш. Риза Фәхретдин әнә шундый затлардан булган. Ул үз-үзенә хисап биргән һәм һәрвакытта камилләшергә тырышкан. Аның тирән белемен күреп, Уфага, Диния нәзарәтендә хезмәт итәргә чакырганнар. Аннары Рәмиевләр чакыруы буенча Оренбургка китеп, ул байтак еллар “Шура” журналының редакторы булып эшләгән. Журналны чыгарганда күп материаллар тупланган. Ул татар халкын дини мирастан тыш бөтен дөнья халкы мирасы, төрле галимнәрнең, фәлсәфәчеләрнең хезмәтләре белән таныштырырга тырышкан. Үз халкының фикер йөртү сәләтен үстерергә теләгән, рухи якны гына кайгыртып калмыйча, акылны да баетырга чакырган. Ул чорда “Шура” журналында Европа галимнәренең хезмәтләре тәрҗемә итеп басылган.

        “Асар” дигән хезмәтендә дә Риза Фәхретдин укучыны төрле галимнәрнең тормыш юллары, хезмәтләре белән таныштыра. Ризаэддин Фәхретдин 1923 елда мөфти булып сайлана, бу вазыйфада бик күп хезмәтләр башкара. Дин тотарга ирек бирмәгән бик авыр еллар, шулай да Риза Фәхретдин төшенкелеккә бирелмичә эшләвен дәвам иткән. Шул тырышлыклары аркасында бүгенге көндә без аның хезмәтләрен укыйбыз, өйрәнәбез, файдаланабыз.

        Ризаэддин Фәхретдин тарих, иҗтимагый тормыш турындагы хезмәтләре белән мәшһүр галим. Аның “Җәвамигуль-кәлим шәрхе”, “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр” дигән китаплары, әдәп-әхлак, тәрбия турындагы хезмәтләре барыбызга да мәгълүм. “Асар” китабында галимнәребезнең, муллаларның тормыш юлларын, эшчәнлекләрен күрсәткән. Бу хезмәтләре аша Риза Фәхретдин халкыбызның бай рухи мирасын, олуг шәхесләребезнең үрнәген алдагы буыннарга җиткерергә, халыкта горурлык хисләре уятырга тырышкан.

        Белгәнебезчә, Риза Фәхретдин, Мәрҗани хәзрәтләреннән аермалы буларак, әсәрләрен татар телендә, әмма гарәп хәрефләре белән язган. (Гарәп язуын татар халкы мең елдан артык кулланган, бабаларыбыз гарәп язуын Ислам дине белән бергә кабул иткәннәр. 1929 елга кадәр барлык китап-журналлар, газеталар гарәп графикасында язылган. Басма китаплар исә XIX гасыр башында гына барлыкка килгән. Аңарчы бөтен китаплар кулъязма хәлендә булган. Китап күчерү эше белән хаттатлар шөгыльләнгән, бу бик зур хезмәт. Кайбер хаттатлар үз гомерләрендә 100 китап күчергән. Каюм Насыйриның бабасы да мәшһүр хаттат булган. Риза Фәхретдин дә шәкерт чагында китаплар күчергән. Китаплар, Коръән китабы әнә шулай таралган).

        Риза Фәхретдиннең гарәп язуында язылган кайбер китапларын Равил Үтәбай-Кәрими кириллицага күчергән. Бер хезмәтен рус теленә дә тәрҗемә иткән. Мәшһүр “Җәвәмигуль-кәлим шәрхе” китабы “Иман” нәшриятында 1998 елда - Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб тәкъдиме белән басылып чыккан. Аннары 2009 елда Риза Фәхретдиннең “Тәрҗемәи хәлем” дигән китабы басылды. Аны басмага галим Мәсгуть Гайнетдин әзерләгән иде.

        Әйткәнемчә, Риза Фәхретдин мөселман галимнәренең эшчәнлекләрен өйрәнеп, аларны “Асар” китабында туплап биргән. Кайберләрен аерым китап итеп тә чыгарган. “Иман” нәшриятында аның Ибн Гарәби турындагы китабы чыкты. Ибн Гарәби бик мәшһүр фикер иясе, суфи булган. Риза Фәхретдин ни өчен ибн Гарәби турында язарга уйлаган? Чөнки Ибн Гарәби турында элек тә төрле фикерләр булган, хәзер дә бар. Кемнәр ул суфилар дигәндә, кайберәүләр аларны ниндидер бер агым тарафдарлары дип уйлыйлар, хәтта секта диючеләр дә бар. Суфилар дөньядан читләшеп, бары тик гыйбадәт белән генә шөгыльләнәләр, дигән фикерләр дә ишетелгәли. Чынлыкта, алай түгел, суфи ул - ихласлы, әдәпле, әхлаклы мөселман. Суфичылык (гарәпчә тәсаувыф) – динебезнең бер өлеше. Динебезнең 3 өлеше бар: беренче өлеше – иман, без Аллаһның барлыгын, берлеген аңларга, иман шартларын яхшы белергә тиешбез; икенче өлеше – гыйбадәт, без гыйбадәт мәсьәләләрен өйрәнергә, ничек намаз укырга, ураза тотарга, хәләлне һәм хәрамны өйрәнергә тиешбез; өченче өлеш – әхлак, күңелне ничек пакьләргә, ихласлыкка ничек ирешергә, нәфесне ничек тәрбияләргә – шуларны да өйрәнергә тиешбез. Менә шушы рухи яктан камилләшү юлларын өйрәнә торган фән тәсаувыф дип атала, ә тәсаувыфны өйрәнүчеләр - суфилар була. Алар үзләренең рухи дөньяларына зур игътибар бирәләр, әмма дөньяви эшләр белән дә шөгыльләнәләр, ләкин беркайчан да Аллаһны онытмыйлар. Тәсаувыфның төп максаты даими рәвештә Аллаһ белән булу. Үзенең китабында Риза Фәхретдин Ибн Гарәбигә каршы булучыларның һәм аның яклыларның фикерләрен китерә, хезмәтләренә анализ ясый. Ибн Гарәби олуг шәхес булган, 100 дән артык хезмәт язган.

        Ризаэддин Фәхретдиннең карашларына Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы, шулай ук гарәп илләре галимнәреннән Җамалетдин әл-Әфгани дигән шәхеснең йогынтысы зур булган. Риза Фәхретдин Петербургта бер зур мәҗлестә катнаша һәм анда мисыр галиме Җамалетдин әл-Әфгани дә була. Аның белән аралашканнан соң Риза Фәхретдиннең карашлары үзгәрә. Аның, мөселман кеше артта калырга тиеш түгел, башкаларга үрнәк булырга тиеш, дигән фикерләре ныгый. Һәм ул элек яшәгән мәшһүр мөселманнарның эшчәнлеген күрсәтә башлый. Мәгълүм булганча, мөселманнар алгебра, география, медицина фәннәренә нигез салганнар. Мәсәлән, Әбүгалисинаның тыйб буенча хезмәтләрен 300 ел дәвамында Европада укыганнар.

        Риза Фәхретдин бу мисалларны мөселманнарның дөньяга карашын үзгәртер өчен, дәрәҗәләрен үстерер өчен китерә. Ризаэддин Фәхретдин хәнәфи мәзһәбе тарафдары була. Башка мәзһәбләрне инкарь итми. Аның фанатизмга каршы булуы билгеле (фанатизм – бер фикергә сукырларча иярү, башка фикерләрне кабул итмәү, аларны инкарь итү). Риза Фәхретдин, төрле галимнәрнең файдалы булган, шәригатькә туры килгән фикерләрен алырга ярый һәм кирәк, дип әйткән. Хәтта башка диндә булган галимнәрнең фикерләрен дә кулланырга мөмкин, әгәр дә ул фикерләр Коръәнгә һәм сөннәткә каршы килмәсә, дигән. Мөселманнарны төрле яктан үсәргә чакырган. Безнең өчен ул үзе дә, эшчәнлеге дә, гаиләсе-яшәү рәвеше дә үрнәк. Кайберәүләр, Риза Фәхретдин ибн Таймиягә югары бәя биргән, аның турында аерым китап язган, диләр. Эш шунда ки, Ибн Таймиянең кайбер фикерләре күпчелек галимнәр фикеренә туры килми. Шуңа күрә, Риза Фәхретдин ибн Таймия тарафдары булган, суфичылыкка да каршы булган, дип әйтүчеләр бар. Ләкин бу алай түгел, Риза Фәхретдин динебезгә туры килмәгән гадәтләргә, ялган суфиларга каршы булган, чын суфиларга хөрмәт белән караган. Ибн Гарәби турында да яхшы фикерләр әйткән, Зәйнулла ишан Расүли белән тыгыз элемтәдә торган. Ә Зәйнулла ишан - Нәкышбәндия тәрикате остазы.

        Безгә дә гыйлем алуда Ризаэддин Фәхретдин кебек тырышлык күрсәтергә; аның кебек милләтебезне яратып, милли-рухи мирасыбызны киләчәк буынга тапшырып калдырырга насыйп булса иде.