• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17 октябрь көнне Апанай мәдрәсәсенең конференц-залында Казан ханлыгы яулап алынганда вафат булган бабаларыбызны, бай әдәби мирасыбызны искә алуга багышланган чара узды. Бу кичәне Татарстан​ Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге оештырды. Әлеге чара Изге Коръән аятьләрен уку һәм бабаларыбыз рухына дога кылу белән башланды. Кичәдә мәртәбәле кунаклар катнашты. 

Татарстан​ Республикасы​ Язучылар​ берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рамис Аймәт халкыбызның тарихын, мирасын өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләде, үзенең шигыйрьләрен укыды һәм Апанай мәдрәсәсенең эшчәнлегенә югары бәя бирде, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе исеменнән Аксакаллар шурасы рәисе Габдерауф Хәсәнов чыгыш ясады, сәлам сүзләрен җиткерде. 2020 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаучы мөселман белгече Гөлназ Ильязова Сөембикә ханбикә турында бик эчтәлекле, кызыклы лекция укыды, ханбикәбезгә багышланган әдәби әсәрләр белән таныштырды, презентация үткәрде. Сәеддавыд Суюнов татар һәм гарәп телләрендә бик матур нәшидләр башкарды. Чара изге дога белән тәмамланды. ​ ​ ​