• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

23 август көнне Апанай мәчетенең территориясендә, саф һавада яшьләр һәм олылар өчен Яңа һиҗри 1442 нче елга багышланган бәйрәм чарасы узачак. Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Респубикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге, Иске шәһәр префектурасы, «Идел» яшьләр үзәге.

Программа буенча эчтәлекле вәгазьләр, мөнәҗәтләр, дини җырлар, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр үткәреләчәк. Милли һөнәрләр буенча хөрмәтле кунаклар, тамашачылар игътибарына әзерләнгән мастер-класслар күрсәтеләчәк. Халкыбызның милли ашларын авыз итәргә мөмкинлек булачак.

Чара иртәнге сәгать 10:00 да башланачак. Адресыбыз: Казан шәһәре, Каюм Насыйри ур., 27.

Чарада катнашу ирекле. Рәхим итегез, көтеп калабыз! Яңа елыбыз мөбарәк булсын!