• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Исламның 5 нче баганасы булган хаҗ гыйбәдәтен үтәүчеләр саны елдан - ел арта бара. Һәр мөселманның йөрәге ярлыкану һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен Исламның мөкатдәс урыннарына омтыла. Хаҗ гыйбәдәтен үтәү өчен  теләк, омтылыш, матди якның җитешкән булуы гына җитми, рухи әзерлек тә  бик кирәк.

Аллаһы Тәгалә Гыймран сүрәсенең 97 нче аятендә, көче җиткән һәр колына гомер эчендә бер тапкыр хаҗ кылуны фарыз итеп куйды. Дөрес итеп кылынган фарыз хаҗ өчен Аллаһы Тәгалә  йөкләтелгән фарыз хаҗны өстебездән төшерә һәм Җәннәтен вәгъдә итә.

Пәйгамбәребез салләлаһу гәләйһи вә сәлләм Мөслим Һәм Бохаридан килгән бер хәдисендә: «Мөкаммәл (тулылыкка ирешкән, камил) хаҗның әҗере – Җәннәт», - диде. 

Димәк, Җәннәтле булу өчен хаҗыбызны Аллаһының ризалыгын алырлык итеп, ихласлык, тәкъвалык белән, камил рәвештә башкару кирәк! Фарыз хаҗны кимчелекле кылабыз икән, аны икенче тапкыр барып төзәтеп булмый инде. Чөнки икенче барганы нәфел хаҗ була. Нәфел хаҗга үз теләгебез белән әҗер-саваплар алу өчен барабыз. Мәсәлән, вафат булган кадерле кешеләребез өчен хаҗга ниятләп яисә гозерле булган кешенең үтенече белән хаҗ кылырга мөмкин. Нәфел хаҗның бу төре “бәдәл” хаҗ дип атала.

Ничек итеп Аллаһының ризалыгын алырга? Тәкъва кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Хаҗ гыйбәдәтләренең фарыз-сөннәтләре нинди, аларны  үтәүнең нинди үзенчәлекләре бар? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавап табу өчен хаҗ сәфәренә ниятләгән кешенең тиешле гыйлеме булырга тиеш. 

Шулай ук, рухи чисталыкка ирешү, үзеңнең асылыңа кайту теләге белән изге җирләргә сәфәр чыгарга җыенган һәр мөселман Изге Мәккә, Нурлы Мәдинә шәһәрләренең, изге йорт - Кәгъбәтуллаһның фазыйләтләрен, өстенлекләрен өйрәнеп, бу шәһәрләрнең тарихы, изге урыннары, Пәйгамбәребез салләлаһу гәләйһи вә сәлләмнең тормышы белән алдан танышып барырга тиеш. Шул вакытта гына булачак хаҗи изге җирлекләрнең тәэсирен ныграк сизәчәк һәм хаҗны дөрес итеп кылырга омтылышы да бик күп тапкыр артачак, ин шә Аллаһ.

​ Пәйгамбәребез салләлаһу гәләйһи вә сәлләм әйтте: «Кем юлга белем алырга теләп чыкса, Аллаһы аңа җәннәткә юлны җиңеләйтер, фәрештәләр һичшиксез белем эзләүченең өстенә канатларын куярлар, моның белән алар аңа ризалыкларын белдерер. Барча күкләрнең һәм җирнең әһелләре, хәтта судагы китлар да, гыйлем иясе өчен һичшиксез ярлыкау сорарлар» (Имам Тирмизи).

Күптән түгел, Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә, Каюм Насыйри урамында, 29 нчы йортта урнашкан Апанай мәчетендә 2024 нче елның Хаҗ сәфәренә әзерлек курслары булып үтте. 100 дән артык булачак хаҗилар - ирләр һәм хатын-кызлар хаҗ кылуның фазыйләтләре, шартлары белән таныштылар. Хаҗ йолаларын күргәзмә әсбаплар, схемалар ярдәмендә җентекләп өйрәнделәр. Тур - операторлар, табиблар, хаҗи-хаҗияләр белән очрашып файдалы мәгълүмат тупладылар, рухи чыганак алдылар. Аллаһы ризалыгын өмет итеп туплаган гыйлемнәре гыйбәдәтләрен камил рәвештә үтәргә ярдәм итәр һәм хаҗларының кабуллыгына сәбәп булыр, иншәАллаһ. Киләсе елларга хаҗ сәфәренә барырга ниятләүче мөэмин-мөселманнарга да файдалы гыйлемнәр алырга, ниятләрен тормышка ашырырга насыйп булсын!

Мөбарәк хаҗ аена әзерлек тәмамланса да, Аллаһы Тәгаләнең ел әйләнәсендә кылына торган  тагын бер зур гыйбәдәте - Гомрә бар. Гомрәне күп тапкырлар кылырга мөмкин. Хаҗга бара алмаган мөселман кардәшләребезгә изге җирләренә барып гомрә кылырга, өстәмә әҗер-саваплар алырга була.

«Бәкара» сүрәсенең 196 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә: «Хаҗ һәм гомрәне Аллаһ ризалыгы өчен үтәгез», - диде. Димәк, гомрә гыйбәдәтен дә Аллаһы риза булырлык итеп, барлык йолаларын тырышлык куеп үтәү тиеш! Әлбәттә, моның өчен әзерлекле булу, гыйлем кирәк.

Хаҗ һәм гомрә дәресләренә әзерлек курслары Апанай мәчетендә ел әйләнәсендә дәвам итә. Дәресләр бушлай, атнага бер тапкыр (ешрак та мөмкин) ике сәгать дәвамында алып барыла. Барлыгы 10 сәг. каралган. Укуларны эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә үткәрү мөмкинлеге бар.

Дәресләргә язылу һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен Апанай мәчете администрациясенә яисә Гүзәлия остазга (тел: 89046690494) мөрәҗәгатъ итә аласыз.