• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Аллаһның рәхмәте белән Апанай мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча  җәйге дәресләр узды. Кыз балалр өчен курслар 7 июньнән 19 июньгә кадәр, ә ир-балалар өчен 21 июньнән 3 июльгә кадәр дәвам итте. Балалар дини белемнәре һәм яшьләре буенча төркемнәргә бүленеп ике атна дәвамында булган белемнәрен ныгытып, фикх, гакыйдә фәннәре буенча яңаларын өстәделәр һәм Коръән дәресләрендә яңа сүрәләр өйрәнделәр.

Дәресләрдән тыш балаларның күңел ачу мөмкинлекләре дә күп булды. Дәрес араларында алар бер-берсе белән уйнадылар, физкультура дәресләрендә төрле спорт белән шөгельләнделәр һәм төрле музейларда экскурсияда булып татар халкының тарихы һәм бай мирасы белән таныштылар: Татар бистәсе музее, Г. Тукай музее, К. Насыйри музее, иске татар бистәсе буенча кызыклы экскурсия, чакырылган кунаклар белән әңгәмә һ.б. Ә бу курсның азагында балаларга зур бәйрәм оештырылды. Анда алар әти-әниләренә дәресләрдә өйрәнгәннәре буенча чыгышдар ясадылар һәм, әлбәттә, тәмле бүләкләр белән шатландырылдылар.
Һичшиксез, балалар бу курслардан кәнагәть калдылар. Моны без аларның сүзләреннән генә түгел, шатлыклы йөзләреннән, күзләреннән дә күреп алдык. Ин шәә Аллаһ, икенче елга да күрешергә насыйп булсын!