Бүгеннән башлап Казан шәһәренең Апанай мәчете һәр атнаның дүшәмбе көнендә лекцияләр башлап җибәрә.
{xtypo_dropcap}Б{/xtypo_dropcap}үгеннән башлап Казан шәһәренең Апанай мәчете һәр атнаның дүшәмбе көнендә лекцияләр башлап җибәрә.
Әлеге дәресләр циклының гомуми темасы – “Россиядә ислам тарихы”. Бу чараларның максаты – тарихыбыз аша туган телебезгә, милли мирасыбызга, язма әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү. “Милли үзаң булса, телебезне өйрәнергә теләүчеләр артыр дигән теләктә калабыз”, – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, мәчет имамы Нияз хәзрәт Сабиров. Ислам тарихы буенча лекцияләрне тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев алып бара. Башлана: 18.00.