• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Үткән ял көнендә Казанның Әмәт бистәсе мәчетендә 15 яшькә хәтле булган кызлар һәм малайлар арасында Коръән ятлаучылар бәйгесе узды. Аны Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәте оештырды.

Үткән ял көнендә Казанның Әмәт бистәсе мәчетендә 15 яшькә хәтле булган кызлар һәм малайлар арасында Коръән ятлаучылар бәйгесе узды. Аны Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәте оештырды.

Бәйге дүрт номинациядә барды. Кызлар мәчетнең зур сыйныф бүлмәсендә, малайлар исә ирләр өчен намаз уку залында жюри һәм ата-аналар каршында яттан Коръән сүрәләрен сөйләп күрсәтте. Әмәт мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренә караганда, анда, асылда, Идел буе районы һәм Вахитов мөхтәсибәтеннән 100 гә якын бала катнашкан.

Бәйгедә Апанай мәдрәсәсендә гыйлем алучы балалар да катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Сабирова Асия Сәед кызы 29 һәм 30 җүз номинациясендә 1 нче урынны алды.

- Бәйгенең максаты - балаларны Коръән укырга өндәү һәм аларның Коръән түгәрәкләрендә алган гыйлемнәрен тикшерү. Балалар  әзерләнгәндә сүрәләрне бик күп тапкырлар кабатлый һәм бу Коръәнне истә калдырырга ярдәм итә. Быел менә беренче тапкыр бу бәйге Әмәт мәчетендә үткәрелде. Аллаһ насыйп итеп, аның дәвамлы булуын, алдагы елларда да биредә узуын телибез. Һәм шундый шарт та куярга җыенабыз: быел бер номинациядә катнашкан бала, гыйлем алуын дәвам итеп, алдагы елларда югарырак дәрәҗәдәге номинациядә сынау тотарга тиеш була. Шуңа күрә катнашучыларның исемнәрен теркәп барабыз. Аллаһның рәхмәте булсын, бәйгене оештыруда мөхтәсибәт күп көчен куйды. Без өстәлләр әзерләдек пылаулар пешердек, - диде Равил хәзрәт Бикбаев.

Әмәттә1эчкә

Әмәттә2эчкә

Әмәттә3копияэчкә

Әмәттәэчкә