• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте тагын бер яңа милли проектка тормыш өрде. Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән канал булдырылды.

{xtypo_dropcap}ТР{/xtypo_dropcap} мөселманнарының Диния Нәзарәте тагын бер яңа милли проектка тормыш өрде. Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән канал булдырылды

Проектны 14 ноябрь көнне матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте. 
Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин.

—Телне саклау ул – милли мәсьәлә генә түгел, дини мәсьәлә дә, - дип белдерде мөфти Камил хәзрәт. - Шиһабетдин Мәрҗани дә “динебездә булмаса да, динебезне саклаучы өч әйбер турында әйтеп калдырган: милли тел, милли кием, милли гореф”. Аллаһы Тәгалә безне төрле кабиләләр һәм халыклар итеп бар кылган икән, без дә телебезне сакларга тиеш. Чөнки ул, үз чиратында, безнең динебезне саклый.

Моннан тыш, iOS һәм Android системаларында файдалану өчен ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте кесә телефоннары өчен “Татар сүзе” дип исемләнгән кушымта да булдырган иде. Татар теленең мобиль аңлатмалы сүзлеге көненә бер татар сүзе җибәреп, аның мәгънәсен аңлата. "Татар сүзе" мобиль кушымтасын ясаганда, "Гарәпчә-татарча-русча" алынмалар сүзлеге кулланылды. Программа эшләсен өчен, җайланманың һәрвакыт интернет челтәрендә булуы таләп ителми (оффлайн эшли ала). Кушымтаны App Store һәм Play Маркеттан күчереп алырга мөмкин.

—Тәҗрибә буенча шуны әйтергә була: әгәр дә кеше чит телдә йөз сүз белә икән, ул гап-гади әңгәмәләрдә катнаша алачак, - дип аңлатты мөфти әлеге программаның әһәмиятен. -  Димәк, көненә бер сүз ятлап, кеше өч ай эчендә татар телен аңлаша алырдай дәрәҗәдә үзләштерә алачак. Көнгә бер генә сүз өйрәнеп!

http://dumrt.ru/news/news_19113.htmlScreenshot 2017 11 14 12 30 41 1Screenshot 2017 11 14 12 31 11 1