• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете коллективының чираттагы җыелышы булды. Анда Корбан бәйрәмен каршылауга, җәйге чорда төзекләндерү эшләренең барышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров коллективны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы Казыйлар шурасының Корбан Гаетенә кагылышлы карары белән таныштырды.

Апанай мәчете коллективының чираттагы җыелышы булды. Анда Корбан бәйрәмен каршылауга, җәйге чорда төзекләндерү эшләренең барышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров коллективны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы Казыйлар шурасының Корбан Гаетенә кагылышлы карары белән таныштырды.

Быел Корбан гаете 11 августка туры килә. Гает намазы укылганнан соң 3 көн дәвамында мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала.Казыйлар билгеләп үткәнчә, көндәлек чыгымнарыннан, бурычларыннан тыш кулында 20 мең сум акчасы булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб булып тора. Андый мөмкинлеге булмаганнар да корбан чалып, савап җыя ала.

Мөфтият Казанда Гает намазын иртәнге 4:30 да укырга, ә вәгазен ярты сәгать элегрәк - 4:00 сөйләргә тәкъдим итә. Апанай мәчетендә исә 3:30 да Коръән укыла башлый; 4:10 да - Гает вәгазе; 4:30 да - Корбан гаете намазы; 4:40 та Корбан гаете хөтбәсе укыла. Аннары Коръән укып, дога кылыначак.

Һәр елдагыча быел да Апанай мәчете корбан чалуны оештыра. Бу мәсьәләдә 89600518823 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җыелышта шулай ук төзекләндерү, уку елына әзерлек мәсьәләләре дә каралды. "Апанай" мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров алдагы уку елына укырга кабул итү башлануын игълан итте. 1 октябрьгә укулар башланганчы мәдрәсә бинасының берничә бүлмәсе төзекләндереләчәк, иншаллаһ. Ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр - мәктәп яшендәге балалар һәм өлкәннәр 89872615875 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә ала.

Шулай ук мәдрәсә каршында эшләп килгән этномәдәни үзәк тә эшен яңа уку елыннан төзекләндерелгән бинада дәвам итәр дип планлаштырыла. Илдар Шәйхетдиновның күн эшкәртү буенча осталык дәресләренә 89872911002 номеры буенча алдан шалтыратып язылырга мөмкин.