Хикмәт ияләре әйткәннәр: «Бу дөнья – Ахирәтнең иген кыры. Бу дөньяда нәрсә чәчсәң, Ахирәттә шуны урачаксың». Шуңа күрә иманлы кеше изгелек кылырга тырыша, мәңгелек дөньяга әзерләнә. Изге гамәлләрнең уңай нәтиҗәләрен, җимешләрен бу дөньяда гына түгел, Ахирәттә дә күрер өчен, ул изгелекләрне беренчедән, Аллаһ ризалыгы өчен, икенчедән, Коръәнгә һәм сөннәткә таянып башкара.
Хикмәт ияләре әйткәннәр: «Бу дөнья – Ахирәтнең иген кыры. Бу дөньяда нәрсә чәчсәң, Ахирәттә шуны урачаксың». Шуңа күрә иманлы кеше изгелек кылырга тырыша, мәңгелек дөньяга әзерләнә. Изге гамәлләрнең уңай нәтиҗәләрен, җимешләрен бу дөньяда гына түгел, Ахирәттә дә күрер өчен, ул изгелекләрне беренчедән, Аллаһ ризалыгы өчен, икенчедән, Коръәнгә һәм сөннәткә таянып башкара.
Шул шартларны үтәгән вакытта кеше шәхсән үзе яки башка кеше кылган изге гамәлләр өчен әҗер-савап алачак. Бер кеше барлык игелекле эшләрне үзе генә башкарып чыга алмаска мөмкин. Моның сәбәбе – кешедә булган кимчелекләр, ә кайвакыт аның мөмкинлекләренең чикләнгән булуы. Хак мөселман үзенең белемен, тормыш тәҗрибәсен, дәрәҗәсен, мөлкәтен кулланып, башкаларга изге гамәлләрне кылу юлларын ача. Шулай итеп, ул изге гамәлләр кылучы кеше кебек үк, инша Аллаһ, әҗер-савапларын алачак.
Бу дөньяда изгелеккә һәм явызлыкка алып бара торган юллар һәрвакыт булган, алар хәзер дә бар. Иманлы бәндәләргә изгелекләрнең капкаларын ачу һәм явызлыкларның капкаларын ябу вазыйфасы йөкләнгән. Алар бу дөньяда изгелекләргә алып бара торган юлларны күрсәтергә һәм һәртөрле явызлыкны һәрвакыт тыярга тырышырга тиешләр.
Кызганычка каршы, тормышта киресе дә була, ягъни кайберәүләр явызлыкның ачкычы, ә изгелекнең йозагы булалар. Әлбәттә, алар башкаларга начарлыкка алып бара торган юлларны күрсәткән өчен, шул кешеләрнең гөнаһларын да үзләренә алалар.
Бөек Раббыбыз Үзенең Изге китабында «Ниса» сүрәсенең 85 нче аятендә болай дип әйтә: «Кем берәр игелеккә арадашчы булса, ул эштән аңа да өлеш (савап) чыгар. Кем әшәкелек кылучыга арадашлык итсә, аның да өлеше шул әшәкелектән булыр. Аллаһ һәрнәрсәгә хакимдер».
Коръән аятеннән аңлашылганча, яхшылык кылучылар санын арттырырга, яманлык кылучыларның санын киметергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде.
Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйткән: “Кешеләр арасында изгелеккә – ачкыч, явызлыкка – йозак булучылар бар һәм киресе дә җитәрлек. Аллаһы Тәгалә тарафыннан изгелек кылырга ачкыч бирелгәннәргә нинди бәхет! Аллаһы Тәгалә тарафыннан явызлык кылырга ачкыч бирелгәннәргә нинди бәхетсезлек!” – дигән (Ибн Мәҗә).
Хөрмәтле мөселманнар! Изгелек – ул Аллаһ риза булган гамәл, ә явызлык – ул Аллаһның ачуын китерүче һәм Ул тыйган гамәл. Әгәр Аллаһы Тәгалә берәр бәндәсенә рәхмәтен бирергә теләсә, ул аны изгелек кылучы итә. Шундый кешене күргәндә, изгелекләр турында уйлысың. Ул һәрвакыт үзе белән изгелек алып килә, яхшылык турында гына сөйли. Аның күңеле изгелектә, һәм башкалар игелекле эшләр башкарганда, ул даими сәбәбче булып тора. Янәшәдә торучыларга да үрнәк. Яманлыкка өндәүче кешенең күңеле һәркайчан явызлыкта, шуңа күрә ул даими начарлык турында уйлый һәм сөйли, яман эшләрне башкарырга ярдәм итә, үзе булган җирдә башкаларга явызлык китерә. Начарлык китерүче һәрвакыт башкалар өчен җәфа булып тора, шуңа күрә аның белән дус булу – һәлакәткә китерә, ә изгелек кылучы белән юлдаш булу – кешене бәхетле итә.
«Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка, яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка», - диелә татар халык мәкалендә.
Изгелек кылу юлының башында пәйгамбәрләр тора. Аллаһы Тәгалә алар турында әйтә: «Әмеребез буенча, аларны тугры юл күрсәтүче остазлар иттек вә үзләренә хәерле эшләр башкаруны, намаз укуны, зәкят бирүне вәхий иттек. Алар Безгә өзлексез гыйбадәт кылучылар булды» («Әнбия» сүрәсе, 73 нче аять).
Барлык мөселманнар, пәйгамбәрләрдән үрнәк алып, кешеләрне хаклыкка, изгелеккә юнәлтергә, һәм болай дип дога кылырга тиеш: «Йә, Раббыбыз, күңелләребезнең куанычы, күзләребезнең карасы кебек (затлы пакъ) хатыннар вә балалар бир. Безне саф мөселман халыкларына юлбашчы ит» («Фуркан» сүрәсе, 74нче аять).
Әбү Мәсгуд әл-Әнсари (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) сөйләде: Бер көнне Аллаһның Расүле галәйһиссәлам янына бер кеше килеп, сорады: “Атланып йөри торган хайваным үлеп китте, миңа шундый хайван бирә алмассыңмы икән?” – диде.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Минем андый хайваным юк шул”, – диде. Янәшәдә торучы берәү әйтте: “Йә, Расүлаллаһ! Шундый хайванга ия булган кешене беләм һәм күрсәтә дә алам”, – диде. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Күңелен изгелеккә юнәлткән кешегә Аллаһы Тәгалә шул изгелекне кылган кешенең әҗерен бирәчәк”, – дип әйтте (Мөслим).
Бер көнне Аллаһның Расүле галәйһиссәлам янына Әсләм кабиләсеннән бер егет килде һәм әйтте: “Йә, Расүлаллаһ, мин сугышта катнашырга телим, ләкин миндә сугыш кораллары юк”, – диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: “Шундыйга бар, ул үзенә сугыш коралларын әзерләгән иде, ләкин кинәт авырып китте”, – диде. Егет шуның янына килеп әйтте: “Аллаһның Расүле галәйһиссәлам сезгә сәлам җиткерә һәм сугышка барырга дип әзерләгән коралларыңны миңа бирергә кушты”, – диде. Теге кеше үз хатынына мөрәҗәгать итеп: “Әй сөекле хатыным! Бу егеткә сугышка дип әзерләгән коралларымны бир. Аллаһ ризалыгы өчен аңардан берни алма, чөнки мин Аллаһның бәрәкәтен алырга телим”, – дип әйтте (Мөслим).
Мөхтәрәм җәмәгать! Шушы изге гамәл өчен өч кеше савапка иреште һәм берсенең дә савабы кимемәде. Шул өчәүнең берсе изге эш кылырга теләгән һәм кинәт авырып киткән сәхабә, икенчесе аның сугыш коралларын алып, изге эш кылган егет һәм алар арасында арадашчы булган Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм.
Димәк, изге гамәл кылу белән бергә, изгелеккә юл күрсәтү дә мөһим булып тора. Безгә Аллаһы Раббыбыз барчабызга изгелеккә ачкыч булырга, яманлыкка йозак булырга насыйп итсә иде.
Нияз хәзрәт Сабиров,
Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,
тарих фәннәре кандидаты