• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

20 декабрьдә Татарстан Милли музеенда мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның (1825-1902) “Мифтах әл Коръән” кулъязмасы (“Коръәнгә ачкыч”) тәкъдим ителде.

{xtypo_dropcap}20{/xtypo_dropcap}декабрьдә Татарстан Милли музеенда мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның (1825-1902) “Мифтах әл Коръән” кулъязмасы (“Коръәнгә ачкыч”) тәкъдим ителде.

Әлеге чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән әлеге хезмәтне өйрәнүчеләргә, Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллинага рәхмәт белдерде.

Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы мөселман дөньясында Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы булып тора. Әлеге кулъязманы табуны бүгенге заманның чын мәгънәсендә фәнни ачышы дип санарга була. Бу китап – татар галименең дүртъеллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Ул аны 1886 елда төгәлләгән. “Бу иҗтиһадымның иң биек ноктасы” – Каюм Насыйри үзе бу хезмәтен фәндәге иң зур тырышлыгы җимеше дип бәяләгән. Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – конкорданс төзегәндә Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.