Билгеле булганча, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) заманнарында безгә билгеле ислам фәннәренең берсе дә булмаган. Безгә динне өйрәнүне нык җиңеләйткәнгә бу фәннәр хуплана торган яңалык исемлегенә керә. Ни өчен Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) заманында алар булмаган соң

Билгеле булганча, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) заманнарында безгә билгеле ислам фәннәренең берсе дә булмаган. Безгә динне өйрәнүне нык җиңеләйткәнгә бу фәннәр хуплана торган яңалык исемлегенә керә. Ни өчен Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) заманында алар булмаган соң? Җавап бик гади: аларның зарурлыгы булмаган. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) теләсә кайсы замандашы килеп туган мәсьәлә буенча теләсә нинди сорауны аңа килеп сорый алган. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) бу дөньядан китеп баргач, вазгыять үзгәргән, Аллаһ ачышлары иңдерелү тукталган, мөселманнар Коръән һәм сөннәттә булган олуг бу мирас белән бергә-бер торып калганнар.

Мөселманнарга Коръән белән сөннәт кенә җитми идемени? Нишләп кисәк кенә гакыйдә, фикъһ, сира, тәфсир, хәдис һәм башкалар барлыкка килгән соң? Аларның барлыкка килүе берничә сәбәпкә бәйле:

* Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) мирасын саклап калу зарурлыгы;

* исламны гарәп булмаганнар арасында да тарату;

* исламга таныш булмаган йогынтылар (идеологияләр), диннәр, йолалар, мәдәниятләр белән очрашырга туры килү;

* аерым дин белгеченең шәхси сыйфатларының йогынтысы;

* ислам эчендә төрле агымнар һәм мәзһәбләр барлыкка килү.

Билгеле булганча, Әбү Бәкер хакимлек иткән вакытта хәлифәттәге сәяси вазгыять тотрыксызлана. Бу – ялган пайгәмбәрләр килеп чыгу, кайбер кабиләләрнең зәкят түләүдән баш тартуы һәм кайберәүләрнең хәтта мөшриклеккә кире күчүләре аркасында килеп чыккан. Шушы катлаулы вазгыять вакытында Әбү Бәкер барлык фетнәчеләр белән дә сугышырга карар иткән. Сугышлар вакытында беренчеләрдән булып Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхабәләре шәһит киткән, алар араларында коръәнхафизлар да күп булган. Мәсәлән, Ямам орышы вакытында җитмешләп Коръән белгече һәлак булган. Бу Гомәр бине әл-Хәттабны сагаерга мәҗбүр иткән, һәм ул, Коръәнне язма рәвештә бер җыентыкка туплау кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан. Әбү Бәкер бу фикердән, мондый эш Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) яшәгән вакытта булмаган, дип башта бераз куркып калса да, Гомәр бине әл-Хәттабның нык үгетләвеннән соң аның белән килешкән. Нәтиҗәдә, Коръән тексты беренче тапкыр язма рәвештә бер җыентыкка тупланган.

Соңыннан, Госман ибн Гәффан заманында, Коръәнне икенче тапкыр бер җыентыкка туплау үткәрелгән. Бу туплауның асылы шунда булган – ул укуның корәеш вариантында тупланган. Билгеле булганча, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) заманында гарәп теленең җиде шивәсе булган. Һәм Аллаһы Тәгалә, Коръән барысына да аңлаешлы булсын өчен, аны алда әйтелгән шивәләрнең җидесендә дә иңдергән. Сәхабәләр, Коръәнне Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) алгач, аны үз шәкертләренә үзләре сөйләшкән шивәдә тапшырганнар. Госман ибн Гәффан заманында сәхабәләрнең күп шәкертләре хәзерге Әзәрбәйҗан территориясенә җибәрелә торган гаскәрләрдә җыелган булганнар һәм алар арасында Коръәннне дөрес уку буенча каршылыклар килеп чыккан.

Мөэминнәр арасында фетнә чыгу куркынычын сизеп, Хөзәйфә бине әл-Яман Мәдинәгә ашыккан, анда хәлифкә барып барысын да сөйләгән, аннан соң: “Өммәтеңә дөрес укуны күрсәт”, – дигән. Нәтиҗәдә, Госман ибн Гәффан Коръәнне бары тик корәеш шивәсендә генә саклап калырга карар иткән, башка сөйләшләрдәге бар язмаларны да юк итәргә фәрман бирелгән. Аннан соң Коръән язуларын камилләштерү дәвам иттерелгән, нокталар кертелгән, сузык авазларны билгеләүче тамгалар эшләнгән, соңыннан тәҗвид фәне барлыкка килгән.

Аннан соң сөннәтне саклап калу буенча эшләр эшләнгән, хәдисләрнең беренче җыентыклары төзелгән. Аны сәхабәләр үзләре үк төзи башлаганнар. Араларында иң билгелеләре исә Габдулла бине Әмр бине әл-Ас һәм Гали бине Әбү Талиб җыентыклары. Ләкин бу юнәлештә системалы эш бары тик хәлиф Гомәр бине Габделгазиз фәрманыннан соң гына башланган. Алар арасында Бине Шиһаб әз-Зөһри, имам Мәлик, Әбү Мөхәммәд Габделмәлик бине Габделгазиз бине Җөрәйҗ, Әбү Әмр Габдрахман әл-Әүзаи, Әбү Абдулла Суфьян бине Сәед әс-Сәүри, Әбү Сәлем Хәммәд бине Сәлем бине Динар җыентыкларын аерып күрсәтергә кирәк. Ә тулыландырылган хәдис җыентыклары бары тик һиҗри буенча III гасырда гына дөнья күргән.

I гасыр ахырына таба ислам галимнәре арасында белгечлекләргә бүленү башлана. Беренче махсус хезмәт булып Бине Исхакның Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышы турында язылган китабы исәпләнә. Кызганыч, ул төп нөсхә хәлендә безгә кадәр килеп җитмәгән, без аны Бине Хишам тасвирлавында гына алганбыз һәм бу хезмәт сира фәненең нигезе булып тора. Аннан соң әкренләп гакыйдә, фикъһ, ысул әл-фикъһ, тәфсир, тарих һ. б. фәннәр буенча да аерым хезмәтләр күренә башлый.

Гакыйдәгә тәфсилләп тукталып, бу фәннең үсешенә төрле мәзһәб белгечләре ярдәм итүен әйтеп китәргә кирәк. Беренче мәзһәбләр дүртенче хәлиф Гали (радыйаллаһу ганһү) вакытында күренә башлый. Бу хариҗиләр һәм шигыйлар була. Башта алар сәяси хәрәкәтләр генә булсалар, вакытлар үтү белән үз идеологияләрен дә булдыралар. Шуңа бәйле рәвештә калган мөселман галимнәре алдында аларның идеяләрен кире кага торган дәлилләр эшләү мәсьәләсе килеп баса. Бу җәһәттән, аеруча мутәзиләләрне күрсәтеп китәргә кирәк. Мутәзиләләр үз тәгълиматларында юнән (грек) галимнәре хезмәтләреннән файдаланганнар. Аларның төп ялгышы – аңны Коръәннән һәм Сөннәттән өстенрәк дип санауда. Сөземтәдә алар Коръәннең барлыкка китерелгән булуы, кабердә җәзага тартуның мөмкин түгеллеге, зур гөнаһлар кылучыны иманлы да, иманын җуйган дип тә танып булмавы һ. б. шуның кебек ялгыш нәтиҗәләргә килгәннәр. Һәм, әлбәттә, сөнничелек галимнәре мутәзиләләр идеологиясен кире кагарга мәҗбүр булган. Әгәр дә Әбү Хәнифә мутәзиләләр белән бары тик дини бәхәсләр генә алып барса, Әхмәд бине Хәнбәл заманында вазгыять кискенләшкән. Моның сәбәбе – мутәзиләләрнең хакимияткә килүе була. Дәүләтнең мәҗбүр итү аппаратын кулланып, алар үз тәгълиматларын бар мөселман дөньясына тагарга тырышканнар. Ул чорның күп кенә галимнәре җәзага тартылган, төрмәләргә утыртылган, җәфа чигәргә мәҗбүр булган. Ләкин хәлиф алмашыну белән мутәзиләләр хакимиятләрен югалтканнар һәм сөнничелек галимнәренә ислам дөньясын мутәзиләләр идеологиясеннән арындыру мөмкинлеге туган.

Нәкъ менә шул чорда әһле-сөннәт вәл-җәмәгать төшенчәсе барлыкка килгән. Бу дәвердә ислам гыйлемендә ике мәктәп булган: Әшариййә һәм Мәтуриди мәктәпләре. Беренчесе – Багдад галиме Әбү әл-Хәсән әл-Әшарига, икенчесе – Урта Азия дин белгече Әбү Мансур әл-Мәтуридига барып тоташа. Алар икесе дә ислам тәгълиматын тәртипкә салганнар, ә алардан соң килгән бар галимнәр дә бу фән үсешенә зур өлеш керткәннәр. Әл-Әшари һәм әл-Мәтуриди хезмәтләре белән танышкан вакытта, аларның I гасыр ислам галимнәре хезмәтләреннән (сәләф) әллә ни аерылып тормаганын күрергә мөмкин. Төрле тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә, әл-Әшари мәктәбе күбесенчә ислам дөньясының көнбатышында, ә әл-Мәтуриди мәктәбе исә көнчыгыш өлешендә таралыш тапкан. Әл-Мәтуридиның дәвамчылары нигездә – хәнәфиләр, ә әл-Әшариныкылар калган өч мәзһәб вәкилләре.

Безнең Идел-Урал төбәгенә әл-Мәтуриди тәгълиматы Урта Азиядән үтеп кергән. Билгеле булганча, болгарлар (ә аннан соң аларның дәвамчылары – татарлар) Бохара, Сәмәрканд, Кабул һәм башка шәһәрләр мәдрәсәләрендә белем ала торган булганнар. Аннан укып кайткач, алар мөгаллим булып китеп, үз шәкертләрен үзләре укыган программалар буенча укытканнар. Әбү Мансур әл-Мәтуридиның хезмәтләре шактый катлаулы дини телдә язылган, алар белән бары тик яхшы әзерлекле, гарәп телен камил белгән укучы гына шөгыльләнә ала.

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ, "Дин вә мәгыйшәт"