17 апрельдә Казанда «Туган тел» дөнья укытучылар съездының Пленар утырышы узды.
Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 800гә якын педагог катнашты. Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабировка ТР Раисы Р.Р. Миннеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.