• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

23нче сентябрь көнне Апанай мәчетендә ике атналык "Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре" курсларын тәмамлаучы 72 мөслимәгә сертификатлар тапшырылды.

Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, курсларда дәресләрне бирүче Гүзәл ханым Шәйдуллина һәм курсларны оештырырга ярдәм итүче Сания ханым Закирова катнашты.

15 сәгатьлек курслар Апанай мәдрәсәсендә үткәрелде. Курсларда катнашкан барлык мөслимәләр Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе җитәкчелегенә, остазларга олуг рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге белемнәрне арттыру курслары киләчәктә дә дәвамлы булачак, ин шәә Аллаһ.