• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay10.jpg

АПАНАЙ МӘЧЕТЕНДӘ БӘРАӘТ КИЧӘСЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МӘҖЛЕС ҮТКӘРЕЛДЕ

2 февраль, кояш баеганнан соң, Казанның Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган мәҗлес узды. Мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Бәраәт кичәсенең изге кичәләрнең берсе булуын һәм әлеге вакытта догаларның аеруча кабул булуын билгеләде. 

Чараны Коръән-хафиз Сәид Камал Коръәннән аятьләр һәм нәшидләр башкару белән башлап җибәрде. 

Нияз хәзрәт Сабиров Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турында сөйләп, Гаишә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын) сөйләгән хәдисне бәян итте.
«Бер төнне Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тәһәҗҗүд намазын укыды һәм бик озак вакыт сәҗдәдә булды. Мин хәтта ул үлмәдеме икән, дип курыктым. Яткан җиремнән торып, исәнме икән дип, аның баш бармагын кузгаттым. Аннары аның сәҗдәдә кылган догасын ишеттем. «Раббым, мине гафу ит. Синең җәзаңнан мәгъфирәтеңә сыгынам. Синнән ярлыкау сорыйм», - дип дога кылды".

"Бәраәт кичәсендә без дә Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорыйк, тәүбә-истигъфар кылыйк. Шушы хәдискә таянып, тәһәҗҗүд намазын укыйк. Моннан тыш, салават-зекерләр әйтик, Коръән укып, дога кылыйк", - дип вәгазьләде Нияз хәзрәт Бәраәт кичәсе мәҗлесенә җыелучыларны.

Чарада "Алтан" мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нәсел дәвамчысы, Коръән хафиз Сәид Камаль катнашты, мөгаллим Айназ Зарипов, РИИ студентлары, "Апанай" мәдрәсәсе мөгәллимнәре, хезмәткәрләре, мәхәллә халкы бар иде.

Ирек хәзрәт Җиһаншин Шәгъбән ае фазыйләтләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) турында вәгазьләр сөйләде.

Соңыннан "Ясин" сүрәсе укылып, дога кылынды,  зикерләр, салаватлар әйтелде.


АПАНАЙ МӘЧЕТЕНЕҢ КОРЪӘН УКЫРГА ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ОНЛАЙН-КУРСЛАРЫН УҢЫШЛЫ ТӘМАМЛАГАН 400ДӘН АРТЫК МӨСЛИМӘГӘ СЕРТИФИКАТЛАР БИРЕЛДЕ

31 гыйнвар һәм 1 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә дистанцион рәвештә Апанай мәчетенең Коръән укырга өйрәнү буенча онлайн-курсларын тәмамлаучы мөслимәләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды.
Әлеге чарада күпләгән кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтиенең урынбасары Равиль хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Апанай мәчете имамы һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, КИУның дини дисциплиналар кафедрасы доценты, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хазрат Сабиров, укытучылар һәм башкалар бар иде.
Сертификатларны Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 400дән артык татар мөслимәләре алды. Уку барышында алар тәҗвидне, тәсхихне һәм тәхлилне өйрәнде.

ИМАМ-ХАТЫЙБ АПАНАЙ МӘЧЕТЕ РОССИЯ ФӘН КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРАДА КАТНАШТЫ

13 февральдә Болгар ислам академиясенең стеналарында Россия фән көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Академия хезмәткәрләре һәм укытучылары, магистрантлар һәм докторантлар, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты. Ислам белемгә һәм аны алу ысулларына аерым игътибар бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белем эзләргә өндәп, галимнәрнең аерым статусын һәм ролен ассызыклады. Бу принципларга ияреп, мөселманнар гасырлар дәвамында төрле фәннәрнең үсешенә үз өлешләрен керттеләр. Бүген Болгар ислам академиясе милли дини мирасыбызны яңадан торгызырга, студентлар тарафыннан аны өйрәнүгә һәм хәзерге заманда популярлаштыруга омтылып, бу традицияне дәвам иттерә.
Әлеге чарада Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты, БИА укытучысы Нияз хәзрәт Сабиров XIX – XX йөз башы татар дин галимнәре тарафыннан төзелгән хәдис җыентыклары турында доклад белән чыгыш ясады.
Чара ахырында Академия укытучылары, фәнни хезмәткәрләре һәм укучылары арасында иң яхшы фәнни эш һәм уку-методик басмага конкурс нәтиҗәләре игълан ителде.
Болгар ислам академиясе ректоры исеменнән Нияз хәзрәткә II урын өчен диплом тапшырылды.

АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНДӘ МОХТАҖ ГАИЛӘЛӘР ӨЧЕН ИФТАР ҮТКӘРЕЛДЕ

24 февральдә Апанай мәдрәсәсендә мохтаҗ гаиләләр өчен ифтар үткәрелде. Ифтарга кадәр мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров Казан шәһәренең иң иске мөселман уку йортының бай тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

ИФТАР ДЛЯ ПОДОПЕЧНЫХ ФОНДА «ЗАКЯТ» В АПАНАЕВСКОЙ МЕЧЕТИ

Сегодня в медресе при Апанаевской мечети состоялся тёплый и душевный ифтар для 50 подопечных фонда «Закят». Среди гостей - неполные семьи с детьми, многодетные семьи, одинокие и малообеспеченные пенсионеры, а также люди, оказавшиеся в трудной жизненной ситуации.
Педагог медресе Лилия устаз Мазитова провела мастер-класс для детей «Открытка на Рамадан», а также подготовила лекцию и викторину о Священном месяце Рамадан — участие в них приняли не только дети, но и их мамы. Встреча получилась познавательной и объединяющей для всех поколений.
Имам-хатыб мечети «Апанай» Нияз хазрат Сабиров организовал экскурсию по медресе, познакомив гостей с его деятельностью и атмосферой.
После этого был прочитан ахшам-намаз, и состоялся сам ифтар — в тёплой, искренней обстановке.
Мечеть «Апанай» и фонд «Закят» также вручили всем гостям памятные подарки.

БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕ РЕКТОРЫ АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНӘ КИЛДЕ

Бүген Болгар ислам академиясенең ректоры Хуснутдинов Фархат Гусманович Апанай мәдрәсәсенә килде. Хөрмәтле кунакны Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров каршы алдылар. Фархат Гусманович мәдрәсәнең тарихы һәм хәзерге эшчәнлеге белән танышты. Ул мәдрәсә җитәкчелегенә һәм укытучылар коллективына нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде, алга таба да уңышлар теләде.