• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

15нче июльдә Апанай мәдрәсәсендә ир балалар өчен узган курсларның тәмамлануына багышланган бай бәйрәм чарасы, шул исәптән Сабан туе уеннары һәм ярышлар узды. Балалар татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның туган җирен – Яшел үзән районы Кече Шырдан авылын зиярәт итте.


Балалар һәм әти-әниләр авылда Каюм Насыйри белән бәйле истәлекле урыннарны зиярәт иттеләр. Биредә балалар 1903нче елда Каюм Насыйри акчасына салынган, 2017нче елда яңадан торгызылган мәчеттә, Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәдә булды. Авылда кулланылышка тапшырылучы плотина ачылышы да балаларның чыгышы белән үрелеп барды. 
Бәйрәмнең кульминацион өлеше – киң мәйданда Сабан туе уеннарында катнашудан гыйбарәт булды. Бәйрәм милли уеннарда катнашудан гыйбарәт булды: болар – көянтә белән су ташу, кашыкка күкәй салып чабу, күз бәйләп бүләк кисү, чүлмәк вату, аркан тарту, капчык киеп йөгерү һ.б. уеннар.