• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay10.jpg

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә мәүлид мәҗлесе үткәрелде. Бу чарада Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, I һәм II курс шәкертләре, Апанай мәдрәсәсе мөгаллиме, Коръән хафиз Неккадам хәзрәт Фәйзуллаев катнаштылар.

Нияз хәзрәт мәүлид мәҗлесенең фазыйләтләре, әһәмияте турында сөйләде, элек-электән килгән мәүлидне үткәрүнең тәртибен аңлатты. Мәҗлестә мәшһүр галим Җәгъфәр әл-Бәрзәнҗи язган гарәп телендәге касыйдә укылды һәм салаватлар әйтелде.