• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

6 июнь көнне Апанай мәчетендә онлайн Апанай мәдрәсәсендә Изге Коръәнне өйрәнгән 70 мөслимәгә сертификатлар бирелде. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында Татарстаннан кала Ульян һәм Башкортостан мөслимәләре дә булды.

Әлеге күркәм чарада Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, "Рашидә" исемле Коръәнне өйрәнү үзәге җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов, Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр катнашты. Онлайн Апанай мәдрәсәсенең баш мөгаллимәләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр бирелде.
Хәзерге вакытта Онлайн Апанай мәдрәсендә 4 меңнән артык мөслимә укый. Күптән түгел ирләр өчен дә Коръән дәресләре башланды.