• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

25нче гыйнварда Апас районы мәдәният йортында “Халкыбызның чал тарихын, гореф-гадәтләребезне саклау – безнең бурыч” дип исемләнгән дини чара үткәрелде. Әлеге җыенда Апас районы хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан мөфтие беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район мөселманнары, имамнар, абыстайлар, мөгаллимнәр, остабикәләр, көньяк-көнбатыш төбәге мөхтәсибләре катнашты.


2023нче елның Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен истә тотып, дини җыенда катнашучылар өчен бай программа әзерләнде.
Нияз хәзрәт Сабиров татар халкының бай рухи мирасы турында сөйләде.