• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

8 августтан ястү һәм иртәнге намазлар Татарстан Республикасында 5 майга кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

8 августтан ястү һәм иртәнге намазлар Татарстан Республикасында 5 майга кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Искәртеп узабыз: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 8 августка кадәр, безнең төбәктә шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. Шуны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә сәхәр вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелды. 8 августтан исә 5 майга кадәр гамәлдә булган вакытларга кайтабыз. Шулай итеп, 8 августта Казан өчен ястү намазы вакыты соңрак - 22:06 да, ә 9 августта иртәнге намаз вакыты 00:14 тә дип билгеләнгән.