Шушы көннәрдә «Иман» нәшриятында артык зур булмаган, ягъни 72 биттән торган «Мөгаллимүл гыйбадәт» дигән тыелган гамәлләрне аңлатучы дини мәҗмуга басылып чыкты. 1914 елда башкалабыз Казанның “Өмет” типо-литографиясендә нәшер ителгән бу брошюра күренекле татар мәгърифәтчесе, танылган галим, журналист, күп китаплар, дәреслекләр авторы Хәбибрахман Зәбири Әл-Чистапули (1880-1942) әзерләнгән.
Бүгенге көндә бу китапның төзәтелгән дүртенче басмасы дөнья күрде.
4 бабтан торган әлеге мәҗмуганың беренче бүлеге “Хәрам эшләр бәянында” дип атала һәм ул тыелган гамәлләрне, ягъни Аллаһка ширек кылу, ата-анага, укытучыга, туганнарыңа ихтирамсызлык, яхшылыктан тыю, начарлыкка өндәү, ялган ант, малны әрәм итү, исерткеч һәм отыш уен, үләксә һәм дуңгыз итен ашау, ятимнәр малын ашау, риба кебек тыелган гамәлләрне үзенең эченә ала. Икенче, өченче, дүртенче баблар исә “Мәкруһлар бәянында», “Мөбах һәм мәфәсидләр бәянында», “Шәригать хөкемнәре бәянында” дип атала һәм гыйбадәттә, сатып-алуда, ашау-эчүдә, киенүдә һәм башкаларда булган кимчелекле мәсьәләләргә багышлана. Автор аларның һәммәсен дә сүрәләрдән аятьләр китереп исбат итә, шәрехли.
Кайда туган һәм кем булган ул Хәбибрахман Зәбири дигән галим? “Иман” нәшриятының баш мөхәррире Әхмәт Сабырның язуынча, Хәбибрахман Габделвәли улы Зәбиров 1880 елда Казан губернасының Чистай өязенә (хәзер Яңа Чишмә районына керә) караган Ерыклы (Зирекле) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне Чистайда алгач, ул 1898 елда Казанга килеп, “Апанай” мәченең Күл буе мәдрәсәсендә гыйлем өсти. 1900 ел башында әтисе үлеп китә, йорт җирләре, мал-мөлкәтләре дә янып бетә. 1901 елдан ул Алабуга Шакирҗан Фәйзуллиннар утарында аның балаларын укыта башлый. Аннары Алабугада башлангыч татар мәктәбен ача. Аннары ул Оренбургка күчеп, андагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыта. Шулай да татарның мәркәзе булган Казан аны үзенә тарта. 1908 елда ул Казанга күчеп кайта, биредә дә дәреслекләр бастыруын дәвам итә. Шул ук елда Казанда “Сабах” исемендәге көтепханә ачыла. Х.Зәбири 1908-1916 елларда “Сабах” нәшриятының баш мөхәррире дә булып тора. 1921 елда “Сабах” басмаханәсе хөкүмәт карамагына күчкәч, Х.Зәбири төрле дәүләт нәшриятларында җаваплы вазифалар башкара. Казанда ул бөек шагыйрь Габдулла Тукай белән дә еш аралаша. Х.Зәбири шәхес культу чоры газапларын да үз башында күп кичергән шәхес. Барлыгы аны өч тапкыр кулга алалар. Беренче мәртәбә ул М.Солтангалиев белән элемтәдә булуда һәм дини мәгърифәтне үстерергә мөмкинлек биргән патша хөкүмәтен сагынуда гаепләнеп, 1931 елның 8 маенда кулга алына. Аннары аны 1937 һәм 1941 елларда төрмәгә ябалар. 1942 елда ул тоткынлыкта вафат була. 1959 елның 29 сентябрендә аклана.
Хәбибрахман Зәбири – күпкырлы талант иясе. Аның күп кенә әсәрләре бүгенге көн өчен дә бик әһәмиятле санала.