Бүген бик күп илләрдә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, күп кенә оешмалар, уку йортлары вакытлыча ябылды, карантин игълан ителде. Халык арасында курку һәм хәвеф (паника) таралды. Без, мөселманнар буларак, шундый очракларда үзебезне ничек тотарга, сынауларга ничек җавап бирергә кирәклеген белергә тиешбез. 

    Бөтен вакыйгалар, шул исәптән барлык эпидемияләр – Аллаһның тәкъдире. Төрле авырулар, бәла-казалар кешеләрнең итагатьсезлеге, гөнаһлары, рухи һәм матди чисталыкка тиешле игътибар бирмәүләре  аркасында барлыкка килә. Раббыбыз Аллаһ «Шура» сүрәсенең 30 нчы аятендә болай дип әйтә:  «Сезгә ирешкән бәла-казалар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шуңа да карамастан, (тәүбәгә килгәннәрнең) күбесен (Аллаһ) ярлыкаячак».

    Акылыбыз, тәнебез, сәламәтлегебез Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт булып тора, ягъни аларның һәм барча нигъмәтләрнең чын хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Без шуларны вакытлыча кулланучы гына, шуңа күрә ул нигъмәтләрне нәфесебез теләгәнчә түгел, ә Аллаһы Тәгалә кушканча кулланырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә безгә файда һәм зыян китерүче гамәлләрне аңлатыр өчен, Үзенең расүлен – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне җибәргән.  Хәрам гамәлләрдән тыелып, үзебезне һәм башкаларны төрле авырулардан, җәмгыятькә зыян китерүдән саклыйбыз.

    Ислам дине чисталыкка зур әһәмият бирә. Мөселман кешенең күңеле начар сыйфатлардан, тәне, киеме, йорт-җире һәм аш-суы пакь булырга тиеш. Мәсәлән, һәрвакыт тәһарәтле булу, ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны юу, авызны, борынны чайкау сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтләреннән санала. Мондый һәм башка дини кагыйдәләрне үтәгәндә, кеше үзен һәм якыннарын төрле инфекцияләрдән, зарарлардан саклый.  

    Коръәндәге «Нәмел» сүрәсендә китерелгән бер вакыйга белән танышыйк. Бер көнне Сөйләйман галәйһиссәлам үзенең зур гаскәре белән юлдан барганда аларга кырмыскалар очрый. Кырмыскаларның башлыгы, тапталудан сакланыр өчен, барлык кардәшләренә өйләренә керергә куша. Шулай итеп кырмыска бөтен гаиләсе, туганнары, кардәшләре өчен борчылып, аларны саклап кала. Аллаһы Тәгалә бу кырмысканың кайгыртучанлыгын безгә үрнәк итеп күрсәтә һәм сүрәне «Нәмел» («Кырмыска») дип атый.  

    Үзен мөселман дип санаган кеше кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары белән башкалардан аерылып торырга тиеш, чөнки бу сыйфатлар безне мәңгелек бәхет-сәгадәткә ирешертерә. Халык кизүе (пандемия) аркасында, аеруча өлкән яшьтәге кешеләр, өйдән чыгып китә алмау хәленә төштеләр, шуңа күрә аларга мөмкин кадәр игътибар бирергә, азык-төлек, дарулар белән ярдәм күрсәтергә кирәк.

    Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә йогышлы авыруы булган кешеләргә сәламәт кешеләрдән ераграк булырга кушкан (Әбү Давыд). Шуңа күрә андыйларга, башкаларга зыян китермәс өчен, изоляциядә булу аеруча әһәмиятле.

Әлбәттә, табибларның киңәшләренә дә колак салу мәслихәт. Хәлебез начарланса, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһ бер авыруны җибәрсә, аның шифасын дә җибәрә», – дигән (Бохари).

    Бүген интернетта, төрле социаль челтәрләрдә бик күп ялган мәгълүмат таратыла, шул исәптән таҗлывирус (коронавирус) турында да. Безгә килгән хәбәргә ышанып, аны башкаларга җиткерер алдыннан, Коръән шул хәбәрнең дөреслеген тикшерергә куша. Ялган хәбәрләр аркасында кешеләр арасында фетнә һәм курку артырга мөмкин. Мөселман фетнәгә сәбәпче булмаска тиеш.

    Халык кизүе (пандемия) аркасында кайбер кешеләр ризыксыз, акчасыз калырбыз, дип уйлый, кризистан курка. Әмма чын мөселман төрле сынауларны сабырлык белән каршы ала, күңелен төшерми, Аллаһның ярдәменә, рәхмәтенә өметен өзми, чөнки Аллаһы Тәгалә – чиксез мәрхәмәтле Зат.

    Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 194нче аятендә болай дип әйтә:  “Аллаһтан куркыгыз һәм белегез: Аллаһ тәкъвәлылар белән бергә”.

    «Талак» сүрәсенең 2-3 аятьләрендә Аллаһы Раббыбыз болай ди:   Аллаһның җәзасыннан курыккан кешегә Аллаһ (кыенлыклардан) чыгу юлын күрсәтер. Һәм аңа көтелмәгән җирдән ризык бирер. Аллаһка ышанган кешегә бер Аллаһ җитәр. Шик юк ки, Аллаһ Үз әмерен җиренә җиткерми калмый. Аллаһ бөтен нәрсә өчен чик һәм үлчәү куйды.

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Мөэминнең хәле гаҗәп! Дөреслектә, мөэминнең хәле аңа файда гына булып тора, бу нәрсә башкаларга бирелмәгән: әгәр аңа шатлык килсә, ул Аллаһка шөкер итә, әгәр кайгы килсә, ул сабыр итә, шуның белән үзенә файда китерә», - дигән (Мөслим).

     Көннәрдән бер көнне берәү танылган ислам галиме Хәсән Басридан (Аллаһ аны рәхмәтеннән аермаса иде) сораган: “Ничек сез тәкъвалыкка (күңел байлыгына) ирештегез?”- дигән. Ул: “Беренчедән, миңа Аллаһ тарафыннан билгеләнгән ризыкны үземнән башка беркем дә алмаячагын белдем һәм  күңелем тынычланды. Икенчедән, хезмәтемне миннән кала беркем дә эшләмәячәген белдем һәм үз вазыйфаларым белән мәшгуль булдым. Өченчедән, Аллаһ мине бөтен җирдә күреп торганын белдем һәм Раббым мине гөнаһлы эштә күрүдән оялдым. Дүртенчедән, үлемнең хак булуын белдем, шуңа күрә Аллаһ белән очрашуга әзерләнәм”, – дип җавап биргән.

     Шушы сынаулардан үзебезгә сабак алырга тиешбез. Һәркайсыбыз тормышыбызның уңай якка үзгәрүенә, үзенең кулыннан килгәнчә, өлеш кертергә тиешле. Аллаһы Тәгалә «Рәгыд» сүрәсенең 11нче аятендә болай дип әйтә: “Берәр халык үзгәрмәсә, Аллаһ аларны үзгәртмәс”.

     Аллаһка мең шөкерләр, изге Рамазан ае җитеп килә. 24нче апрельдә Раббыбызның рәхмәте белән беренче көн уразабызны тотарбыз. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә нәфесебезне пакьләргә, рухи яктан камилләшергә күп мөмкинлекләр бирә. Рамазан аеның фазыйләтләре турында бер хәдистә болай әйтелгән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде” (Бәйһәкый). Шуңа күрә мөкатдәс Рамазан аенда күп гыйбадәтләр, игелекле гамәлләр, догалар кылырга тырышыйк. Аллаһы Тәгалә барчабызга да исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсә иде.

Нияз хәзрәт Сабиров