Болгар заманыннан ук татарның көндәлек милли киеме булган күн читекләр тормышыбыздан төшеп, сәхнә киеме генә булып калды.

Миңа әби белән үсү бәхете эләкмәде. Бер әбием миңа 2 яшь тулганчы ук вафат булган, икенчесе исә еракта яши иде. Әбидән калган ике пар читекне әни, “Әнинең төсе итеп кисеннәр” дип, туган тиешле апаларга бүләк итте. Әле дә хәтерлим, аларның берсе кызыл төстә, матур чигүле, икенчесе гади генә, кара төстә иде. Шуның белән безнең гаиләдә читек киючеләр чылбыры өзелде. Әти-әни эшкә киткәндә, мине күршебездәге Рәхилә әбигә кертеп калдыралар иде. Ул һәрвакыт читектән йөри: иртән киеп куя да көне буе салмый. Ашка-фәләнгә барасы булса, өйдә кия торганын салып, кызгылт-көрән яңа читеген кия. Еллар узды, ул әбиләр буыны картаеп, мәңгелеккә күчте, әниләр буыны инде читексез иде... Болгар заманыннан ук татарның көндәлек милли киеме булган күн читекләр тормышыбыздан төшеп, сәхнә киеме генә булып калды.

Соңгы елларда милли тамырларны, мирасыбызны барлауга омтылыш сизелә башлады. Милли һөнәрләр дә акрын гына җанлана. Казан артында “Арча чүәге”ндә генә сакланып калган “Казан җөе” белән читек-чүәк тегү сәнгате дә киңәя, тарала башлады. Хәзер “Казан җөе” белән каелган сумка, биштәрләр тегүчеләр дә, аягыңа үлчәп җип-җиңел читекләрне коеп куючылар да бар. Иң  сөендергәне – гасырлар буе сакланып килгән, татарның горурлыгы булган бу һөнәрне яшь буынга, балаларга өйрәтүче остазлар да барлыкка килде. Шундыйларның берсе – Илдар ага Шәйхетдинов. Аның серле куыш кебек җыйнак кына остаханәсе Апанай мәчетенең ишегалдында урнашкан. Монда гап-гади күн  кисәкләре останың җитез кулларында искитмәле нәкышле, биеп китәргә әзер нәфис читекләргә әверелә! Илдар ага үзе Аксубайдан. Әтисе үзлегеннән өйрәнеп, унтылар тегә башлаган да бөтен гаиләсен шушы һөнәргә өйрәткән. Көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы ул елларда өйдә эшләүчеләрне эш белән тәэмин итеп тора. Илдарлар гаиләсе дә ел әйләнәсе унты тегә, аннары ул җылы аяк киемнәрен Себергә җибәрәләр. Соңрак башка һөнәрләр белән шөгыльләнеп караса да, балачакта күңеле яткан тегү эше, күн эшенә мәхәббәт үзенекен итә – аяк киемнәре, сумкалар төзәтү белән шөгыльләнергә дип остаханә ачып җибәрә. Менә шул чакта ул өлкән буын кешеләренең читекне сагынып искә алуларын ишетә, колагына киртли бара. Илдар тәвәккәлли. Аяк киемнәре төзәтүен дә дәвам итә, өйрәнеп, акрынлап читекләр дә тегә башлый. Хаталар җибәрә, аларны үзе төзәтә торгач, остара, шомара бара. Һәр эшләнмәне баштан алып ахыргача үзе эшләү ягында  ул. Башта барлык әзерлек эшләрен башкара: күнне, коралларны, җеп һ.б. кирәк-яракларны хәстәрләп куя, аннары бисмилласын әйтеп, салмак кына эшкә тотына. Илдар ага әйтүенчә,  читек тегү эшендә иң кирәкле сыйфат – сабырлык, басылып эшли белү. “Казан җөе” белән эшләгәндә сабырлыксыз ерак китә алмыйсың. Бер сантиметр җөй  ясаганчы, инәне 5 тапкыр атлатырга кирәк. Бер атлауга 13 секунд вакыт китсә, оста өчен бу яхшы тизлек санала. Чигүченең хезмәте дә атлатулар саны белән бәяләнә икән. Ә атлатулар саны бер пар читекне эшләгәндә 6-7 меңнән дә артып китә! Катлаулы бизәкле читекнең нәкышләрен чигәргә генә дә 25-40 сәгатьләп вакыт сарыф була. Бүленмичә эшләсә, оста катлаулы бизәкле читекне бер атнада эшләп бетерә ала. Ләкин бүленмичә генә эшләү бик эләкми – йә материал алырга барып кайтасы була, йә берәрсе килеп  чыга... Читекләрнең бәясе исә нәкышләренең катлаулылыгына карап үзгәрә. Бизәкләрне китаплардан  карап, иске читекләрдән карап өйрәнә оста. Читек тектерүчеләрнең күпчелеге – авыл кешеләре. Балалары, оныклары олы кешеләргә бүләккә дип тектерә. Намаз укучы кешегә исә читек – иң шәп бүләк: иртән тәһарәтләнеп аягыңа киеп куясың да, көне буена рәхәтләнеп биш намазыңны мәсех кылып укыйсың. Гыйбадәтне дә җиңеләйтә, чын күн аяк киеменең уңайлыгы, йомшаклыгы турында әйтәсе дә юк. Илдар агадан читек тектерүчеләр арасында чит өлкәләрдән, чит илләрдән кайтучылар да бар.

Үзенең осталыгы, “Казан җөе” серләре белән бик теләп уртаклаша оста. Апанай мәчетенә сабак алырга йөрүче балаларны һәм өлкәннәрне шимбә-якшәмбе көннәрендә читек тегү эшенә өйрәтә. “Читекләр” остаханәсендә балалар әниләре белән бергәләп, берничә сәгать буе  һөнәр үзләштерә. Остаханәдә шөгыльләнү – бушлай, материаллар, әсбаплар өчен дә түләргә кирәкми. Йөр, өйрән генә. Сүз уңаеннан, балалар өчен әле тагын сәйлән, рәсем сәнгате түгәрәкләре дә эшли, Гөлназ ханым исә теләүчеләрне кисәргә һәм тегәргә өйрәтә. 250 яшьлек мәдрәсә бинасында төзәтү эшләре тәмамлангач, бу эш тагын да киңәячәк,  халкыбызның һөнәрләрен тагын да күбрәк кеше үзләштерә алачак.

“Читекләр” остаханәсендәге шәкертләренә дә Илдар оста бөтен процессны баштан ахыр­гача үзләре эшләрлек итеп өйрәтә. Нәтиҗәдә өйрәнчек бөтен эшне үзе башкарып карап, үзе теккән әзер эшләнмә белән китәргә тиеш. Соңгы арада гаиләләре белән килеп өйрәнүчеләр дә күп икән. “Бу эш белән кызыксынып килгән 100 кешенең нибары 15 ләбе генә станок артына утыра, шуларның берсе генә булса да бу һөнәрне дәвам итә икән, анысына да бик сөенәм”, – ди Илдар ага. Югыйсә, күпләр бик тиз генә өйрәнергә дип ашкынып килеп, сабырлык­лары җитмичә, борылып китәләр. Ә менә 15-20 ләп шәкерте бу эш белән даими шөгыльләнә. Әйтик, менә әле генә бер ханым “Казан җөе”н өйрәнеп, үзе баштан ахыргача бөтен эшне башкарып, чүәк, читек тегеп кигән, 80 яшьлек әбисенә дә бүләккә эче җылы читекне тулысынча кулдан эшләп ­чыккан. 

Илдар аганың остаханәсендә төнге 2 ләргә кадәр ут сүн­ми – Коръән аятьләре, вә­газьләр тыңлый-тыңлый, рәхәтләнеп читек кайый. “Бу эш нервларны тынычландыра, җан рәхәтләнә... Бернинди йокы даруы да кирәк түгел! Бу эш шулкадәр тынычландыра, көч бирә”, – ди читекче. Ул җөе саен бисмилла әйтеп каелган затлы читекләрне кигән кешеләр бик бәхетледер. Тагын да күбәйсен иде татарның читекле, бәхетле затлары.

 

Эльмира СИРАҖИ