Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров быел хаҗга Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан төркем җитәкчесе буларак җибәрелгән иде. Хаҗ гамәлен кылып исән-имин туган илгә әйләнеп кайткач, ул мәчет коллективын, мәдрәсә мөгаллимнәрен, “Иман” нәшрияты хезмәткәрләрен җыеп, хаҗ истәлекләре белән бүлеште.
Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров быел хаҗга Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан төркем җитәкчесе буларак җибәрелгән иде. Хаҗ гамәлен кылып исән-имин туган илгә әйләнеп кайткач, ул мәчет коллективын, мәдрәсә мөгаллимнәрен, “Иман” нәшрияты хезмәткәрләрен җыеп, хаҗ истәлекләре белән бүлеште.
Әлхәмдүлилләһ, быел да изге җирләргә барып, хаҗ гыйбадәтен кылырга насыйп булды. Сәфәребез уңышлы үтте, Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирде, безне һәртөрле хәвеф-хәтәрләрдән саклады.
Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре бар иде. Мәккәгә килүгә гомрә хаҗын кылдык. Аннары ихрамнан чыктык та Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көненә кадәр нәфел тәвафлар, нәфел гыйбадәтләр кылдык, олуг хаҗга әзерләндек. Хаҗ башланганчы ук изге урыннар - Гарәфәт, Мина, Мөздәлифә үзәнлекләре белән таныштык, булачак хаҗиларга кылачак гыйбадәтләрне аңлаттык. Әлхәмдүлилләһ, ДУМ РТ Хаҗ операторы хаҗилар өчен яхшы шартлар тудырган иде, көн саен диярлек дәресләр үткәрелде.
Хаҗ - мөселман кешегә рухи яктан камилләшергә мөмкинлек бирә торган олуг гыйбадәт ул. Кеше нәфескә, шәйтанга ияреп, дөньяга бирелеп, бик күп гөнаһлар кыла. Еш кына рухи дөньясына игътибар итми башлый, Аллаһы Тәгаләдән ерагая, нәтиҗәдә аның тормышыннан бәрәкәт, күңеленнән тынычлык китә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә матди һәм физик мөмкинлекләре булган кешеләргә рухи дөньяларын пакьләр өчен хаҗны фарыз кылды.
Хаҗ - гыйбадәт кенә түгел, үз-үзебезне тәрбияләү мәктәбе дә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Әгәр дә кеше хаҗ гамәлләрен дөрес итеп башкарса һәм гөнаһлардан сакланса, өенә сабый бала кебек гөнаһсыз булып кайтыр”, - дигән. Тагын бер хәдистә болай диелә: “Хаҗ һәм гомрә кылучылар - Аллаһның кунаклары, алар Аллаһтан ни сорасалар, Ул, һичшиксез, аларга шул әйберне бирәчәк”.
Хаҗның фарызлары бар – ихрам, Гарәфә көнендә Гарәфәт үзәнлегендә дога кылу һәм тәваф кылу. Шушы өч фарызның берсен генә үтәмәсәң дә, хаҗың кабул булмый. Корбанны соңыннан – алдагы ике көндә чалып үз өстеңнән төшерергә мөмкин әле. Ә менә Гарәфә көнне Гарәфәт үзәнлегендә тормасаң, аны башка бернинди гамәл белән дә алыштырып булмый.
Кәгъбәтулла, Хәрам мәчете бик бәрәкәтле, бик изге урын. Шушы мәчеткә кереп, Кәгъбәтулланы күрүгә үк күңел сөенә башлый, Аллаһка шөкер хисләре арта. Бу урында гыйбадәт беркайчан да тукталмый, елның теләсә кайсы көнендә анда тәваф кылына. Кәгъбәтулла Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән генә түгел, барча пәйгамбәрләр белән дә бәйле урын. Туфан вакытында бу мөбарәк йортның бинасы җимерелгән була. Аллаһ әмере буенча аны Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәлам төзекләндергән. Шуннан соң инде Аллаһ мөмкинлекләре булган мөселманнарга хаҗ кылырга боера. Хаҗ кылганда мөселманнар “Ләббәйкә” әйтәләр, ягъни: “Йә, Раббым, син безне чакырдың. Без синең каршыңда. Без сине мактыйбыз, олуглыйбыз”, - диләр.
Кәгъбәтулла кебек үк изге үзәнлекләрнең тарихы да Адәм галәйһиссәламгә барып тоташа. Билгеле булганча, Адәм белән Хәува җәннәттә яшәгәннәр. Тыелган җимешне ашаганнары өчен Аллаһы Тәгалә аларны Җир йөзенә төшергән. Шушы хатаны кылганнан соң алар бик каты үкенгәннәр, Аллаһтан гафу сораганнар. Кайбер китапларда әйтелә, йөз елдан артык дога кылып утырганнар, ялварганнар. Һәм Аллаһ аларны гафу итә, рәхмәтен ирештерә, юл күрсәтергә фәрештәләрен җибәрә һәм Адәм белән Хәува Гарәфәт үзәнлегендә очрашалар. Аллаһы Тәгалә аларга, мин сезнең догаларыгызны кабул иттем, әгәр алар сезнең кебек менә монда җыелсалар, балаларыгызның да догаларын кабул итәчәкмен, ди. Шуңа күрә менә шушы үзәнлеккә Гарәфәт (гарәпчәдән танышу, очрашу дигән мәгънәдә) дигән исем бирелгән. Шулай итеп, бөтен хаҗилар Адәм белән Хәуваның гамәлләрен кабатлыйлар.
Сафа һәм Мәрва тауларының тарихы да пәйгамбәрләргә барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәлам улы белән хатынын калдырып киткәч, Һаҗәр анабыз Сафа һәм Мәрва таулары арасын 7 тапкыр ураган. Бер кош-корт, терлек, үсемлек - бернәрсә юк! Әмма ул Аллаһның ярдәмен көтә. Ике тау арасында йөргәндә Аллаһны олылап зикер әйтә. Җиденче мәртәбә Мәрва тавына менгәч, аңа хәбәр килә: “Йә, Һаҗәр, улың янына бар, Аллаһ ярдәм итәчәк, рәхмәтен ирештерәчәк”. Барып җитсә, анда зәмзәм чишмәсе бәреп чыккан икән. Су булгач, тереклек тә була, акрынлап кабиләләр күчеп утыра башлый, шәһәр барлыкка килә. Димәк, без Һаҗәр анабыз кебек Аллаһка итагатьле булсак, гыйбадәт кылучылардан булсак, кушканнарын үтәсәк, Ул безгә бәрәкәтен дә бирә, рәхмәтен дә ирештерә – зәмзәм чишмәсе вакыйгасы шул турыда. Хаҗилар шушы ике тау арасында йөргәндә Һаҗәр анабыз кебек дога кылалар, зикерләр әйтәләр. Бу хаҗның бер ваҗибы.
Шулай итеп, Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көнендә Гарәфәт үзәнлегендә 5-6 миллион хаҗи җыела. Анда кешеләрне дәрәҗәләре буенча аерып булмый. Бөтен хаҗилар да бер үк төрле киемдә, ягъни ихрамда. Синең янәшәңдә президент яки эшкуар басып торырга мөмкин, ләкин аның президент, эшкуар булуы күренми. Барысы да кулларын күтәреп, өйлә намазыннан алып кояш баеганчыга кадәр елый-елый дога кылалар, Аллаһы Тәгаләгә ялварып мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үзенең тормышы, кылган гамәлләре турында уйлана, Аллаһтан гөнаһларын гафу итүен сорый: “Йә, Раббым! Син безнең Раббыбыз, Тәрбиячебез, Син безнең Хуҗабыз, Синең рәхмәтең аркасында яшибез! Йә, Раббым, гөнаһларымны кичер! Бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле булырга, сөекле колларыңнан булырга насыйп ит!..” Шунда барыбызның да Аллаһка мохтаҗ икәнлегебезне аңлыйсың инде.
Хикмәт ияләре, үлем килгәнче үлегез, дип әйткәннәр. Ягъни Кыямәт көненең вакыйгаларын күз алдына китерегез, бу дөньяның фани икәнлеген, бу дөньядан китәчәгегезне онытмагыз, дигәннәр. Кыямәт көнендә бөтен кеше бер мәйданда – Мәхшәр мәйданында җыелып, хисапны көтәчәк, көн бик эссе булачак, хәдистә әйтелгәнчә, кешеләрдән тир агып торачак, һәркемне бик каты курку хисе биләгән булачак. Аллаһ каршында ничек хисап тотармын, Аллаһ мине җәннәткә кертер микән, дип һәркем үзе турында гына уйлаячак. 40-45 градус эсседә, Гарәфәт үзәнлегендә дога кылганда менә шул көн күз алдына килә...
Менә шулай бөтен хаҗилар дога кылганда яңгыр ява башлады. Анда яңгырлар бик сирәк була. Кемнәрдер дога кылудан туктап, утырып тора иде. Яңгыр ява башлагач, бөтенесе торып дога кыла башлады. Бик матур күренеш булды ул. Кайбер хаҗилар хәтта, чатырлардан чыгып, яңгыр астында дога кылдылар. Яңгыр Корбан гаетенең беренче-икенче көннәрендә дә яуды, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирде.
Хаҗ гамәлләрен җиренә җиткереп башкарганнан соң үзеңне бик рәхәт хис итә башлыйсың. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә мөнәсәбәт үзгәрә. Ихрамда булганда хәрам әйберләрдән генә түгел, хәләл әйберләрдән дә сакланырга кирәк, мәсәлән, тырнак кисәргә, чәч алдырырга, шампунь, сабын, ислемайлар кулланырга ярамый, ягъни үзеңне чиклисең, тулысынча Аллаһка буйсынасың, бары тик Аллаһы Тәгалә турында гына уйларга, Аңа гыйбадәт кылырга, дога кылырга тырышасың. Һәм камилләшәсең, Аллаһ биргән нигъмәтләр өчен синең шөкер хисең арта.
Әлхәмдүлилләһ, хаҗ кылганнан соң без 5-6 көн Мәккәдә яшәдек. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бәйле тарихи урыннар - аның (с.г.в.) туган йорты урынын зиярәт иттек, Хәрам мәчетеннән ерак булмаган ул урында хәзер китапханә урнашкан. Аннары Җеннәр мәчетенә бардык. Мәчет торган урында Пәйгамбәребез (с.г.в.) җеннәргә Коръән укыган, җеннәр аңа иман китергәннәр һәм шушы җирдә Җеннәр мәчете төзелгән. Тарихи китапларда язылганча, Җен мәчете янында тагын бер мәчет – Шәҗәрә (гарәпчәдән “агач” дип тәрҗемә ителә) мәчете булган икән. Ул хәзер юк, урыны да төгәл билгеле түгел. Ул бер могҗиза булган урында төзелгән. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер гарәп кешесе килгән дә: “Әгәр дә син пәйгамбәр булсаң, могҗиза күрсәт, шул чагында мин сиңа иман китерермен. Әнә теге агач синең янына килсен дә шәһадәт кәлимәсен әйтсен”, - дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дога кылган һәм теге агач, тамырларын чыгарып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килгән дә, шәһадәт кәлимәсен әйтеп, кире үз урынына кайткан. Аллаһның кодрәтен күрсәтә торган хәл инде бу!
Шулай ук Мәккәдәге Хәрам мәчетенә һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетләре архитектурасына багышланган музейда булдык. Анда Кәгъбәтуллаһның иске ишекләрен, аның ишегенә менә торган XIX гасырда ясалган баскычны, тарихи фотоларны күрдек. Нур, Саур тауларында булдык.
Мәдинәдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм Куба, Ике кыйбла мәчетләрен күрдек, Хандак сугышы булган җирләрне карадык, Хандак мәчетендә булдык. Өхед тавын зиярәт иттек. Ул тау янында Өхед сугышында шәһит булган сәхабәләр җирләнгән кечкенә генә зират бар. Алар өчен Коръән укып, догалар кылдык. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчете янында якынча 10 мең сәхабә җирләнгән Бәкыйг дигән зират бар икән, анда да Коръән укып, догалар кылдык. Пәйгамбәребез мәчетендә Җәннәт бакчасы дигән урын бар. Мәчетнең бөтен җирендә келәмнәр кызыл төстә булса, ул урында яшел төстә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән, минем өем белән мөнбәр арасындагы урын - җәннәт бакчасы, дигән. Безгә шунда гыйбадәт кылырга насыйп булды. Ихластан гыйбадәт кылсаң, чынлап та, җәннәт атмосферасын тоярга мөмкин. Шундый матур, чиста, нурлы урын ул. Керү җиңел түгел, 1-2 сәгать чират тордык. Һәр хаҗи әдәп буенча Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабере янына килеп сәлам бирә (хәлифләр заманында аның (с.г.в.) йорты мәчет территориясенә кертелгән). Кабер янына басып, ихластан сәлам биргәндә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сиңа сәлам кайтарганын сизгәндәй буласың. Аннары Әбү Бәкергә, Гомәргә сәлам бирдек.
Төркемебездә төрле милләт кешеләре бар иде, алар бер гаилә булып яшәделәр, бер-берсенә мәрхәмәтлелек күрсәттеләр, бер-берсенә бик якынайдылар. Менә шулай итеп хаҗ кешенең күңелен үзгәртә, хакыйкатьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Бу - Аллаһ тарафыннан бирелгән бик зур бүләк. Дөньядагы бик күп мөселманнар шушы җирләргә барырга телиләр, әмма бара алмыйлар. Безгә насыйп итте һәм без ихластан, шушы изге җирләргә бара алмаган кардәшләребезгә дә барырга, олуг гыйбадәтне кылып кайтырга насыйп булсын, дип телибез.
Әлхәмдүлилләһ, сәфәребез уңышлы булды, барыбыз да исән-сау әйләнеп кайттык. Һәрвакыттагыча, хаҗилар кайтканда ук, монда тагын килергә кирәк, гомрә кылырга кирәк, дип әйттеләр. Әле дә үзара аралашып, шалтыратышып торабыз. Хәзрәт, күңелдә сагыну хисе, тагын шунда барасы килә, диләр. Монда кайткач үземне чит шәһәрдә кебек хис итәм, диючеләр бар. Саубуллашу тәвафын кылганда үзеңне туган җирдән аерылган кебек хис итәсең. Ул җирләр өчен Ибраһим галәйһиссәлам, хатыны белән баласын калдырганнан соң: “Йә, Раббым! Бу шәһәрне имин ит. Аллаһка һәм Ахирәткә инанганнарны төрле җиләк-җимешләр белән сыйла” - дип дога кыла (“Бәкара” сүрәсе, 126 нчы аять) һәм аның догасы кабул була. Ул, чыннан да, иминлек шәһәре. Ә Мәдинә шәһәре өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Йә, Раббым! Мәдинә шәһәренә Мәккәгә караганда да күбрәк бәрәкәт бир”,- дип дога кылган.