Кызганыч, бүген безнең илдә ришвәт бик киң таралган. Ришвәтчелекне бөтен дәүләт учреждениеләре системасында да очратып була. Алар мәктәптә, балалар бакчасында, югары уку йортларында, шифаханәләрдә, полициядә, түрәләр арасында да бар. Бу проблема турында күп сөйлиләр, ришвәтне бетерү өчен төрле юллар кулланып карыйлар, әмма шуңа карамастан, ришвәтчеләр саны елдан-ел үсә бара.
Кызганыч, бүген безнең илдә ришвәт бик киң таралган. Ришвәтчелекне бөтен дәүләт учреждениеләре системасында да очратып була. Алар мәктәптә, балалар бакчасында, югары уку йортларында, шифаханәләрдә, полициядә, түрәләр арасында да бар. Бу проблема турында күп сөйлиләр, ришвәтне бетерү өчен төрле юллар кулланып карыйлар, әмма шуңа карамастан, ришвәтчеләр саны елдан-ел үсә бара.
Ислам дине ришвәт бирүне һәм алуны катгый рәвештә тыя. Алучы, бирүче кебек үк, Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтенә дучар була. Әбү Һүрайра дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: “Ришвәт бирүчене һәм алучыны Аллаһ ләгънәт кылды”, – дигән (Тирмизи). Шушы хәдиснең икенче риваятендә: “...алар арасында булган арадашчыны да”, – дип әйтелгән (Әхмәд бин Хәнбәл).
Ришвәт бирүче шундый: берәүгә акча яки мал биреп, үзенеке булмаган әйберне ала, гаделсезлек кыла. Аллаһның Расүле галәйһиссәлам ришвәт алучыны да ләгънәт кыла, чөнки ул шәригатькә каршылык күрсәтә, Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм була. Шуңа күрә Аллаһның газабын һәм ачуын тудырмас өчен хак мөселманга шөбһәле нәрсәләрдән ераграк булырга, һәрвакыт һәм һәр урында гадел булып калырга тырышырга кирәк. Ришвәтне тыю хакында Аллаһ Изге Коръәндә (“Бәкарә” сүрәснең 188нче аятендә) болай дип әйтә:
وَلاَ تَأْكُلُواْ أَمْوَالَكُم بَيْنَكُم بِالْبَاطِلِ وَتُدْلُواْ بِهَا إِلَى الْحُكَّامِ لِتَأْكُلُواْ فَرِيقًا مِّنْ أَمْوَالِ النَّاسِ بِالإِثْمِ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ
“Бер-берегезнең малын гаделсезлек белән тартып алып ашамагыз. Кешенең малын өлешчә генә булса да махсус тартып алыр өчен, хөкемдарларга ришвәт бирмәгез. Бу – гөнаһ. Гәрчә, сез моны беләсез”.
Аллаһы Раббыбыз турыдан-туры ришвәт алуны гына түгел, хәләл булмаган табышка ирешү максаты белән үзенең югары дәрәҗәсен кирәгеннән артык куллануны да тыйган. Шулай ук ялган, кемнеңдер малын хаксыз куллану һәм киметеп үлчәү дә тыелган. Сәүдә эшләрендә ялган юл белән баерга теләүчеләр Кыямәт көнендә Аллаһның каты җәзасын алачаклар. Бу турыда Коръәндә болай дип әйтелгән:
فِّفِينَ الَّذِينَ إِذَااكْتَالُواْ عَلَى النَّاسِ يَسْتَوْفُونَ وَإِذَا كَالُوهُمْ أَو وَّزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ أَلَا يَظُنُّ أُولَئِكَ أَنَّهُم مَّبْعُوثُونَ لِيَوْمٍ عَظِيمٍ يَوْمَ يَقُومُ النَّاسُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ 1
1. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Киметеп үлчәүчеләргә ләгънәт төшәр. (Аларның Кыямәттәге хәле коточкыч яман булыр). (2) Андыйлар (комсыз, намуссызлар) үзләренә үлчәгәндә, мул итеп, артыгы белән үлчәтеп алалар. (3) Кешеләргә үлчәгәндә киметеп бирәләр. (Яки үлчәүне бозалар, яки гер авырлыгын киметәләр, яки үлчәнәчәк әйберне ким салалар). (4) Яңадан тереләчәкләрен (каты җәзага тартылачакларын) белмиләрмени соң алар?” (5) Бөек бер көндә (6) галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ (каршында җавап тотар) өчен кешеләрнең каберләреннән кубарылып чыгасы көн килеп җитәр. (“Мутаффифин” сүрәсе, 1-6нчы аятьләр).
“Рахмән” сүрәсенең 9нчы аятендә болай диелгән:
وَأَقِيمُوا الْوَزْنَ بِالْقِسْطِ وَلَا تُخْسِرُوا الْمِيزَانَ
“Үлчәүне гаделлек белән тотыгыз һәм киметеп үлчәмәгез”.
Ришвәтне ничек бетерергә? Ришвәтчелек дигән сырхауны ничек дәваларга? Әгәр без тарихка игътибар белән күз салсак, бигрәк тә мөселман патшаларының тормышларын карасак, аның уңай хәл итү юлларын табачакбыз, иншаллаһ! Гомәр бин Габделгазиз исемле хәлифә (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермасын) тормышыннан бер мисал китерәм (галимнәрнең күбесе аны бишенче тугры хәлифә дип атыйлар). Ул алма ашарга бик яраткан. Көннәрдән бер көнне Гомәр бин Габделгазиз үз өендә мөселман кардәшләре белән утырган вакытта: «Мин хәзер рәхәтләнеп алма ашар идем», – дигән. Шулвакыт көтмәгәндә күршесе аңа бер кәрзин алма бүләк итеп җибәргән. Хәлифә күршесенә рәхмәт хатын язып, бүләген аңа кире озаткан. Кешеләр хәлифәдән: “Ни өчен сез яраткан алмаларыгызны алып калмадыгыз?” – дип сораганнар. Хәлифә үз җавабында: “Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бүләкләр кабул иткән, ләкин мин бу бүләк ришвәткә ошаган дип курыктым”, – дигән.
Фудаил бин Гияд дигән вәли (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермасын) болай дип әйткән: “Әгәр минем Аллаһ кабул итәчәк бер генә догам булса, мин аны патша өчен кылыр идем”, – дигән. Кешеләр бу сүзләрне ишетеп гаҗәпләнгәннәр һәм аның аңлатмасын сораганнар. Фудаил болай дип җавап биргән: “Әгәр үзем өчен генә сорасам, файдасы миңа гына булачак. Патша өчен сорап, ул изгелеккә ирешсә, барлык халык изге булачак”, – дип әйткән.
Хикмәт ияләре әйткәннәр: “Кешеләрнең холкы – хакимнәрнең холкыдыр. Хакимнәр нәрсә эшләсәләр, халык та шуны ук эшләр”, – дигәннәр. Шулай итеп, хакимнәр җәмгыятьтә булган җитешсезлекләр, бозыклыклар өчен җаваплы икәнлекләрен тирән аңламасалар һәм үзләрен үзгәртергә, камилләштерергә теләмәсәләр, җәмгыятьнең яхшы якка үзгәрүе бик шикле.
Бөек ислам галиме, алдынгы фикер иясе Әбү Хәмид әл-Газали (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермасын) язган: “Мөселманнарның хөкемдары Вәлид бин Габделмәлик төзелешкә һәм авыл хуҗалыгына зур игътибар биргән, ә икенче хаким Сөләйман бин Габделмәлик күңел ачу мәҗлесләрен бик яраткан. Гомәр бин Габделгазиз үзенең тәкъвалыгы, изгелеге белән мәшһүр булган. Шул заманда яшәгән бер галим: “Вәлид патша вакытында төзелеш бик киң таралганын һәм халыкның бакчалар коруларын күрмәгән булсам, хакимнәрнең холкы халыкка күчүен белмәс идем. Сөләйман хаким булгач, халыкның кызыксынуы ризыкка артканын күрдем. Барысы да бер-берсеннән кем нинди ризык әзерләгәнен һәм ашаганын сорый иделәр. Ә менә Гомәр бин Габделгазиз заманында кешеләрнең күп Коръән укуларын һәм Аллаһка итагатьлелектә тырышлык куйганнарын күрдем”, - дигән.
Үзенең гаделлеге белән билгеле булган фарсы патшасы Әнуширван хакимлек иткән вакытта берәү үзенә җир кишәрлеге сатып алган. Күпмедер вакыттан соң, әлеге кеше үзенең җирендә хәзинә тапкан. Бу хакта җирнең иясе элеккеге хуҗага сөйләгән. Тегесе аңа: “Сиңа җир сатканда анда хәзинә барлыгын белмәдем, шуңа күрә табылган нәрсә сиңа булсын”, – дигән. Ләкин җирнең яңа хуҗасы бу сүзләр белән килешмәгән һәм: “Чит кешенең малы кирәк түгел, мин бары тик җир генә сатып алдым”, – дип әйткән. Шулай итеп җирнең элеккеге хуҗасы хәзинәне үзенеке итеп кабул итмәгән, ә яңа хуҗа да табылган хәзинәне үзендә калдырырга һич тә теләмәгән. Тиздән аларның бәхәсләләре Әнуширван патшага барып җиткән. Ул бу кешеләрнең гаделлегенә бик сөенгән һәм бәхәсне түбәндәгечә хәл иткән: аларның берсенә үз кызын икенчесенең малаена кияүгә бирергә, ә хәзинәне яшьләргә бүләк итәргә киңәш иткән. Әнуширван үзе гадел булганга күрә, халык та гаделлек белән яшәргә тырышкан. Әгәр бу хәл гадел булмаган патша заманында булса, һәрберсе хәзинә минеке дип бәхәсләшкән булырлар иде...
Әлбәттә, хакимнәребез генә түгел, һәрберебез дә бу турыда уйланырга, ришвәттән сакланырга тиешбез. Ришвәт биреп яки алып бу дөньяда күп кенә хыял-максатларыбызга ирешеп булса да, аның ахыры бик аянычлы булачак, мәңгелек бәхет-сәгадәттән мәхрүм булып калырга мөмкинбез. Гамр бин әл-Гас дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә, Аллаһның Расүле галәйһиссәлам әйткән: “Риба таралганнар арасында корылык яки уңыш булмауга ирешмәгән халык юктыр, шулай ук ришвәт таралганнар арасында да курку чолгап алмаган халык юктыр”, – дигән (Әхмәд бин Хәнбәл).. Ришвәт имансызлыктан, кеше малын ашаудан курыкмаудан һәм хәләл белән хәрамны аермаудан килеп чыга. Үзен хак мөселман дип санаган кеше ришвәткә якын бармаска тиеш! Түбәндәге хәдисне истән чыгармасак иде! Расүл әкрам галәйһиссәләм әйткән: “Мөэмин бер гөнаһ эшләгән вакытта аның калебендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итеп, бу гөнаһтан ваз кичсә, аның калебе пакьләнә. Әгәр ул тәүбә итмәсә һәм гөнаһлы гамәл кылуны дәвам итсә, аның калебендә кара таплар саны арта һәм калебе каралана”, – дигән (Ибн Мәҗә).
Мөхтәрәм мөселманнар! Ришвәт алып яки биреп үз калебләребезне каралтмасак иде, Кыямәт көнендә: “Малларыгызны ничек таптыгыз һәм аларны кая сарыф иттегез?” - дигән сорауларга Аллаһ каршында җавап бирәчәгебезне беркайчан да онытмасак иде!
Нияз хәзрәт Сабиров,
Апанай мәчете имам-хатыйбы