Рәгаиб кичәсе – изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган мөбарәк кичә. Быел Рәгаиб кичәсе 7 март киченә туры килә. Бу кичә сөекле Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе – Ваһаб кызы Әминәнең никахы булып, тәүге тапкыр кавышкан көне. Ни өчен бу кичәне билгеләп үтәбез соң? Җавабы гади: шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән.

        Нәрсә ул Рәгаиб киче? Ни өчен без Рәгаиб кичәсен билгеләп үтәбез?

        Бу кичнең әһәмияте нәрсәдә?

        Бу төнне нинди эшләр башкару саваплы санала?

        Рәгаиб кичәсе – изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган мөбарәк кичә. Быел Рәгаиб кичәсе 7 март киченә туры килә. Бу кичә сөекле Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе – Ваһаб кызы Әминәнең никахы булып, тәүге тапкыр кавышкан көне. Ни өчен бу кичәне билгеләп үтәбез соң? Җавабы гади: шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән.

         Бу кичә безгә мөселманнар арасындагы никахның әһәмиятен искә төшерә. Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-әниләренә, шаһитларга һәм бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшәячәкбез, дип вәгъдә бирүләре. Кешегә никах гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Ул – нәсел калдыру өчен иң яхшы чара. Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыятьне тудыра. Саф динебез ир-ат белән хатын-кызның никахсыз мөнәсәбәтләрен катгый рәвештә тыя.

        Бүген күп кенә егетләр һәм кызлар бер-берсен ошатып, яратып никахсыз якын мөнәсәбәтләргә керәләр, зина кылалар. Мондый мөнәсәбәтләр, әлбәттә, хәерлегә китерми. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә бу хакта болай дип әйтә: “Зинага якын бармагыз. Чөнки зина – әдәпсезлек, бер нәҗес гамәлдер, пычрак юлдыр” (“Исра” сүрәсе, 32 аять). Никахсыз гаиләдә бәрәкәт булмый, андыйларда игелексез бала туарга мөмкин.

        Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе – Габдулла яхшы нәселдән, тәртипле, белемле егет саналган. Әнисе Әминә дә әдәпле, күркәм әхлаклы булган. Алар Аллаһның рәхмәте белән никахлашканнар, гаиләләре саф һәм бәрәкәтле булган. Никахтан соң күп вакыт та үтми – Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе сәфәргә чыгып киткән, шунда вафат булган. Габдулланың әтисе Габделмотталиб Әминәгә терәк булып, аңа тиешенчә ярдәм күрсәткән. Әминә бөтен галәмнәргә сөенеч, шатлык китерүче, изге бала тудырган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бабасы Габделмотталиб, оныгының тууын белгәч, бик сөенгән, тизрәк аны күрергә ашыккан. Оныгын кулына алып үпкән, шуннан аны саклык белән изге Кәгъбәтулла янына алып килгән. Габделмотталиб Аллаһка шөкер иткән, оныгы өчен дога кылган, аннары аңа Мөхәммәд дигән исем кушкан.

        Шулай итеп, Рәгаиб кичәсе балаларыбызга, оныкларыбызга динебезгә туры килгән күркәм исемнәр сайларга, дөрес әхлак тәрбиясе бирергә, аларны саф гаилә тормышына әзерләргә кирәклеген искә төшерә. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар Рәгаиб кичәсенә зур әһәмият биргәннәр, чөнки ошбу вакытта догалар кабул була.

        Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр” (Дәйләми). Мөселманнарга бу кичәдә изге Коръәнне, нәфел намазларын укырга, зикерләр һәм салаватларны күбрәк әйтергә киңәш ителә. Мәсәлән, ахшам белән ястү намазлары арасында 12 рәкәгать хаҗәт намазын (нәфел намазын) укырга мөмкин. Һәр ике рәкәгатьтән соң сәлам бирелә, һәр рәкәгатьтә бер тапкыр “Фатиха”, өч тапкыр “Ихлас” сүрәсен укырга мөмкин. Ахырдан гомуми дога кылына.

        Рәгаиб кичәсендә генә түгел, Раҗәб дәвамында күп изгелекләр, гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк, чөнки бу айда игелекле гамәлләр өчен саваплар, ә тыелган гамәлләр өчен гөнаһлар арттырылып языла. Раҗәб һәм киләсе Шәгъбән айлары – изге Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүчеләр булып тора. Бу ике мөбәрәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез, уразага әзерләнәбез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Раҗәб аен каршы алганда болай дип дога кылган: Рэжэп ае башлангач укыла «Әллаһуммә бәрик ләнә фи раҗәби үә шагьбәни үә бәллигьна рамәдан». Мәгънәсе: «Йә Аллаһым! Раҗәб һәм Шәгъбан айларын безнең өчен мөбарәк кыл һәм безне Рамазан аена ирештер» (Мөслим). Бу изге айда ураза тоту бик саваплы. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Рәҗәб аенда бер көн ураза тоткан кеше ел дәвамында ураза тоткан кебек әҗер-савап алыр”, - диелгән.

        Гаиләне ничек сакларга? Бүген күп гаиләләр таркала. Ата-ананың аерулары аркасында балалар да зыян күрә. Бу күренешнең төп сәбәбләренең берсе – сабырсызлык. Гаилә тормшында мәхәббәт кенә түгел, сабырлык сыйфаты да бик кирәк. Сабырлык күрсәтүчеләргә Аллаһ, һичшиксез, ярдәмен бирәчәк, рәхмәтен ирештерәчәк. Галимнәребез әйткәнчә, нык һәм сәламәт гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнгән: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану.

        Бер тарихи вакыйга белән танышып үтик. Әбү Хәнифә (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) янына бер хатын килә дә:

        - Әй хәзрәт, ике ел элек ирем белән миңа никах укыгаң идең. Хәзер инде аер безне. Мин аның белән бергә яшәргә теләмим, - ди.

        - Аерылырга теләвеңнең сәбәбе нидә? - дип сорый хәзрәт.

        - Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайталар, ә минеке һаман соңга кала. Шул сәбәпле көндә диярлек өйдә тавыш чыга.               Әбү Хәнифә гаҗәпкә калып:

        - Аерылырга теләвеңнең сәбәбе, өйгә соңга калып кайтуда гынамы? - дип сорый.

        - Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Башкалар кебек вакытында кайтсын, - дип җавап бирә хатын.

        - Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешереп, миңа алып кил. Аны пешергән вакытта бернәрсә дә өеңнән алма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә тирә-күрше хатыннардан сорап ал. Сәбәбен дә аларга аңлат, - дип әйтә Әбү Хәнифә.

        Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:

        - Әй, Мәрьям, бер савыт су биреп тор әле, - ди. Күршесе:

        - Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдыгызда кое бар иде түгелме соң? - дип сорап куя.

        - Суыбыз барын бар. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: “Аер мине иремнән”, дип барган идем, - дип әйтүгә, күршесе Мәрьям:

        - Әй, син минем иремне белсәң иде! - дип, озак кына вакыт иреннән зарлана башлый.

        Шуннан соң хатын күршесе Асия янына тоз сорап керә.

        - Нәрсә тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, - ди күршесе.

        - Тозыбыз барын бар, әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: “Аер мине иремнән”, дип барган идем, - дип әйтүгә, күршесе Асия:

        - Әй, син минем иремне белсәң иде! - дип, озак кына вакыт иреннән зарлана.

        Шулай итеп, бу хатын кайсы гына хатын янына әйбер сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә. Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне, аның кулына тоттыра.

        - Әй хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.

        - Нәрсә булды, кызым? - дип хәзрәт хатыннан сорый.

        - Минем ирем бөтенесенең ирләреннән дә әйбәтрәк икән, - дип җавап кайтара ул.

        Бу тарихи хәлдән гаилә тормышында сабырлык никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора, ягъни гаилә мәңге булсын өчен ир белән хатын бер-берсенең кимчелеген эзләмәскә, күзәтмәскә, күрмәскә тырышырга тиеш. Кайсы вакытта күрсәң дә, күрмәгән кебек хис итәргә яисә йомшак, матур тел белән шул кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтергә кирәк. Ир белән хатын – дуслыкның иң югары дәрәҗәләренә күтәрелгән кешеләр. Әгәр ике дус бер-берсенең кимчелекләрен күзәтеп, бер-берсенә төрттереп әйтә торган булсалар, араларындагы дуслык бик тиз сүнәр. Шулай ук хатын белән ир бер-берсеннән камиллек (идеал) көтәргә тиеш түгелләр. Әлеге төшенчә күп вакытта уйлап табылган хыялый бер әйбер генә булып кала. “Минем ирем, минем хатыным идеаль булырга тиеш”, - дигән фикердә булган кеше, иң беренче чиратта, үзен бәхетсез итә. Бернинди кимчелексез, камил кешеләр дөньяга әле тумады һәм туачагына һич өмет юк. Аллаһның Расүле галәйһиссәлам әйткән: “Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр”, - дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”).

        Ирләргә карата Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ике хәдисе: “Мөэминнәр арасыннан иң камил иманлылары – күркәм холыклы булганнары, ә арагыздан иң хәерле булганнарыгыз – үз хатынына карата күркәм мөгамәләдә, яхшы мөнәсәбәттә булганыгыздыр”(Тирмизи). “Хатын-кыз асылда кәкре кабыргадан яратылган, әгәр син аны төзәтергә дип тырышсаң – сындырырсың, шуңа күрә аңа карата йомшак бул, аның белән тереклек кылырсың” (Бохари, Мөслим). Хатыннарга карата Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мәшһүр хәдисе: “Әгәр бер хатын биш вакыт намазын калдырмыйча укыса һәм Рамазан аенда ураза тотса, үзенең пакълеген саклап, иренә хыянәт итмәсә һәм иренә итагатьле булса, ул хатын җәннәтнең үзе теләгән ишегеннән керер” (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад).

        Аллаһы Раббыбыз безгә бәхетле, саф, матур тормыш итәргә боера. Гаилә кешегә бу мөмкинлекләрне бирә. Бәхетле гаилә – Җирдә җәннәтнең чагылышы булып тора. Атабыз Адәм галәйһиссәләм белән анабыз Хәуваның (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) гаилә тормышы җәннәттә башланып китә. Бу, беренче гаилә, Ислам кануннарына нигезләнгән була. Әгәр гаиләләребездә җәннәт тынычлыгын, атмосферасын булдырырга теләсәк, Адәм галәйһиссәләм белән анабыз Хәува (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) кебек яшәргә, ягъни Аллаһны яратып һәм Аның кушканнарын үтәп гомер итәргә тиешбез.

        Аллаһы Тәгалә барыбызга да гаилә бәхетен насыйп итсен! Балаларыбызга, оныкларыбызга Аллаһ кушканча күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп яшәргә, бәхетле картлык насыйп булсын!

                                                                                                                                                                     

                                                                                                                               Сорауларга  Апанай мәчете имам-хатыйбы,                                                                                                                                                                             ТҖ МДНнең Голәмәләр шурасы әгъзасы                                                                                                                                                                                  Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирде