Сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә бик бай мирас калдырган. Алар – Аллаһның Китабы – Коръән һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре, аның сөннәте. Рәсүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кайбер хәдисләре кыска булса да, эчтәлекле һәм бик хикмәтле. Шундый хәдисләрнең берсе – истикамәт турында.

        Сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә бик бай мирас калдырган. Алар – Аллаһның Китабы – Коръән һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре, аның сөннәте. Рәсүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кайбер хәдисләре кыска булса да, эчтәлекле һәм бик хикмәтле. Шундый хәдисләрнең берсе – истикамәт турында.

Көннәрдән бер көнне Суфьян бине Габдулла әс-Сәкафи, Аллаһ аннан разый булсын, дигән сәхабә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: «Йә, Аллаһның илчесе, миңа Ислам турында башка беркемнән дә сорамаслык сүзләр әйт», — дигән. Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип җавап биргән: «Мин Аллаһка ышандым», дип әйт һәм аннары тугрылыкта бул», — дигән (Мөслим).

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сораучыга кыска гына итеп җавап бирсә дә, шул ике сүзгә Исламның барлык нигезләрен дә сыйдыра алган: ул — иман һәм турылык (истикамәт). Иман – ул Аллаһның барлыгына, берлегенә ышану. Истикамәт – ул Аллаһның кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу. Галимнәр бу сүзне болай дип аңлаталар, истикамәт – ул куелган максатка шикләнмичә һәм киртәләргә карамыйча ирешергә тырышу. Истикамәт – ул бөтен җирдә Аллаһка карата ихлас күңелдән итәгатьле булу, хәрамнәрдән, зыян китерүче гамәлләрдән тыелу. Шушы хәдис безне Аллаһның ризалыгына ирешү юлында нык булырга, шайтанга, нәфескә иярмәскә чакыра.

Истикамәт идеаль була алмый. Аллаһның кушканнарын үтәгәндә, Аңа гыйбадәт кылганда кимчелекләр булмый калмый. Кайвакыт кеше, шайтанга һәм нәфескә ияреп, хак юлдан тайпылып, гөнаһлар кылырга мөмкин. Әмма үзен мөселман дип санаган кеше бу кимчелекләрне, хаталарны төзәтергә, гөнаһлардан пакьләнергә тырыша. Аллаһы Раббыбыз болай дип әйтә:

فَاسْتَقِيمُوا إِلَيْهِ وَاسْتَغْفِرُوهُ

«Аңа карата туры булыгыз, Аннан гафу сорагыз» («Бәйинә» сүрәсе, 6 аять).

Истикамәтле булуның әһәмияте турында «Һуд» сүрәсенең 112 нче аятендә болай дип әйтелгән:

فَاسْتَقِمْ كَمَا أُمِرْتَ

«Сиңа боерылганча туры бул».

Ибн Габбас, Аллаһ аннан разый булсын, әйткән: «Аллаһның илчесенә Коръәннән моннан да авыр аять иңмәде», — дигән. Әлеге аять иңгәч, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең чәче һәм сакалы агара башлаган. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәләре аңа: «Синең чәчең иртә агарды», — дип әйткәч, ул: «Мине «Һуд» һәм шуның кебек сүрәләр агартты», — дип әйткән.

Ни өчен бу аять Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең чәчен агарткан соң? Ул мөселманнар өчен борчылган. Алар бу әмерне үти алырлар микән? Истикамәтле була алырлар микән? Үзе өчен кайгырмаган, чөнки Аллаһ аның турында «Йә син» сүрәсендә әйтте:

عَلَى صِرَاطٍ مُّسْتَقِيمٍ

“Син туры юлда”.

Әл-Хәсән, Аллаһ аннан разый булсын, «Һуд» сүрәсенең 112 нче аяте турында әйткән: «Бу аять иңгәннән соң Аллаһның илчесе күбрәк тырыша башлады һәм аны моннан соң көлгән килеш күрмәдек», — дигән.

Истикамәтле булыр өчен безгә һәрвакыт Аллаһтан ярдәм сорарга, Аңа дога белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә «Фатиха» сүрәсендә дога кылырга өйрәтә.

اهدِنَا الصِّرَاطَ المُستَقِيمَ

صِرَاطَ الَّذِينَ أَنعَمتَ عَلَيهِمْ

“Безне тугры юлга алып бар. Үзләренә нигъмәтең бирелгәннәрнең (пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең) юлына (алып бар)”.

Хак юлда булып, шайтанга, нәфескә иярмәс өчен, күңелебездәге ниятләрне, рухи халәтебезне контрольдә тотарга кирәк. Нәрсәдер эшләр яки әйтер алдыннан күңелебезгә игътибар бирергә кирәк. Бу гамәлдән яки сүздән Аллаһ риза булачакмы? Бу гамәлне мин нинди ният белән башкарам? Изгелекләрне Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк. Изгелекләребез кабул булсын өчен ул гамәлләр Коръәнгә һәм сөннәткә туры килергә, Аллаһ ризалыгы өчен башкарылырга тиеш.

Мөхтәрәм җәмәгать! Кирамән кятибин турында истән чыгармыйк. Ракыйб һәм Гатид исемле ике фәрештә әйтелгән сүзләребезне һәм кылган гамәлләребезне язып, теркәп баралар. Бернинди сүзебез һәм гамәлебез игътибарсыз калмый.

Сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Аллаһ Сезнең тышкы сүрәтегезгә һәм малларыгызга карамый. Ул сезнең калебләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый”, – дигән (Мөслим).

Шулай ук безгә һәрвакыт үз-үзебезгә хисап бирергә кирәк. Гомәр бин Хаттаб, Аллаһ аннан разый булсын, әйткән: “Кыямәт көнне Аллаһ каршында хисап биргәнче, үз-үзегезгә хисап бирегез. Гамәл дәфтәрләрегез үлчәүгә куелганчы, үз гамәлләрегезне үлчәп карагыз”.

Истикамәт үрнәге белән танышып китик. Гомәр бин Хаттаб, Аллаһ аннан разый булсын, хәлиф булганда еш кына шәһәргә чыгып гади халыкның ничек яшәгәнен күзәткән. Төннәрнең берсендә Мәдинә урамнарыннан йөргәч, ул ял итеп алыр өчен бер йорт янына килеп утырган. Шул йорттагы ана белән кызның сөйләшүен ишеткән.

Ана кызына әйткән: “Кызым тор. Сөт алучы килгәнче сөткә су өстәргә кирәк”

Кыз җавап биргән: “Әнием бу гамәлне ничек башкарып була? Әллә син хәлиф сөтне су белән бутарга тыйганын ишетмәдеңме?”

Анасы: “Ул бит хәзер йоклый, безне күрми”, – дигән.

Кызы әйткән: “Хәлиф Гомәр хәзер йокласа да, Аллаһ бит йокламый. Әллә Аллаһ безне күрмиме? Әллә Аллаһ без кыла торган гамәл турында белмиме?”

Ана нәрсә әйтергә дә белмәгән һәм үз хатасын аңлап, тәүбә иткән.

Гомәр бин Хаттаб, Аллаһ аннан разый булсын, аларны тыңлап әкрен генә елаган. Аллаһтан куркучы, гөнаһлардан тыелучы, ихласлы яшьләр үсеп барганны аңлаган. Бу күз яшьләре шундый яшьләрне тәрбияләргә ярдәм иткән Аллаһка мәхәббәт һәм шөкер аркасында булган. Гомәр бин Хаттаб, Аллаһ аннан разый булсын, өенә кайткач, бу кызны үзенең бер улына тәкъдим иткән. Кыз хәлифәнең улына кияүгә чыгарга бик риза булган. Бу изге нәселдән бишенче тугры хәлифә Гомәр бин Габделгазиз туган.

Аллаһы Тәгалә “Фуссыйләт” сүрәсенең 30-32 аятьләрендә истикамәтле колларына зур сөенечләр вәгъдә итә.

إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلَائِكَةُ

أَلَّا تَخَافُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنتُمْ تُوعَدُونَ

نَحْنُ أَوْلِيَاؤُكُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِي أَنفُسُكُمْ

وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ نُزُلًا مِّنْ غَفُورٍ رَّحِيمٍ

Хактыр ки, Раббыбыз — Аллаһ, дип тугры юлга басканнар янына фәрештәләр иңәләр.

— (Ахырзаманнан) курыкмагыз, (артыгызда калдырганнарыгыз өчен) бочылмагыз, куаныгыз: сез алдан ук вәгъдә ителгән җәннәткә керәчәксез, — дип сөенче алалар.

— Без (фәрештәләр) дөньяда да, Ахирәттә дә сезнең дусларыгыз. Юмарт ярлыкаучы, рәхмәте киң Аллаһ хәзерләгән ризыклардан җаныгыз ни тели, шуның белән хушланырсыз, теләгәнегезне табарсыз.

Аллаһы Тәгалә барчабызга шушы аятьләрдә вәгъдә ителгән нигъмәтләргә ирешергә насыйп итсә иде!

Нияз хәзрәт Сабиров,

Апанай мәчете имам-хатыйбы