Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!

        Татар халкы бик бай мираска ия һәм бу мирас - рухи байлыгыбыз ислам дине белән бәйле. Билгеле булганча, ислам дине бездә бабаларыбыз аны рәсми рәвештә кабул иткәнче, VII-VIII гасырларда ук тарала башлаган. Шуңа күрә әдәбиятыбыз да, мәдәниятебез-сәнгатебез дә ислам дине белән бәйле. Нәкъ менә ислам дине халкыбызга рухи яктан да, матди яктан да үсәргә зур мөмкинлекләр биргән.

        Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!

        Татар халкы бик бай мираска ия һәм бу мирас - рухи байлыгыбыз ислам дине белән бәйле. Билгеле булганча, ислам дине бездә бабаларыбыз аны рәсми рәвештә кабул иткәнче VII-VIII гасырларда ук тарала башлаган. Шуңа күрә әдәбиятыбыз да, мәдәниятебез-сәнгатебез дә ислам дине белән бәйле. Нәкъ менә ислам дине халкыбызга рухи яктан да үсәргә зур мөмкинлекләр биргән. 

        Шуны да әйтергә кирәк, татар халкы башка халыкларның тарихында да зур роль уйнаган, аларның рухи үсешенә галимнәребез үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Бабаларыбыз тарафыннан бик көчле мәдрәсәләр төзелгән. Болгар чоры мәдрәсәләрендә төрки халыклар гына түгел, хәтта гарәп илләреннән дә килеп укыганнар, бу хакта гарәп галимнәре үзләренең хезмәтләрендә язып калдырганнар. Шушы традиция Алтын Урда чорында да дәвам иткән, Казан ханлыгы чорында да көчле мәдрәсәләр булган. Галимнәребез язган китапларны башка мөселман илләрендә дә укыганнар, өйрәнгәннәр. Аннары инде, 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынгач, мәчетләр, мәдрәсәләр җимерелә, туган җиребездә гыйлем алу мөмкинлекләре чикләнә. Ләкин безнең халкыбыз һәрвакыт белемгә, рухи яктан бай булырга омтылган; дөньялык өчен генә түгел, ахирәт өчен дә тырышкан. Белемсез калмыйк, дип алар читтәге ислам үзәкләренә чыгып киткәннәр. Ризаэддин Фәхретдин язуынча, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарлар башта Дагыстанга барып укыганнар. Мөмкинлекләре арткач, Урта Азиягә дә барып чыкканнар, чөнки андагы традицияләр безнекенә күбрәк туры килә. Һәм чит җирләрдә гыйлем алып, туган җирләренә кайткач, мәдрәсәләр ачканнар, шәкертләр тәрбияләгәннәр.

        Апанай мәдрәсәсе (Күл буе мәдрәсәсе) - шундый гыйлем йортларының берсе. Бу мәдрәсәнең барлыкка килүе Апанай мәчете белән бәйле. Рәсәй белән Екатерина II идарә итә башлаганчы татарларга мәчетләр төзергә рәсми рөхсәт булмаган. 200 ел дәвамында мәчет-мәдрәсәләр җимерелгән. Тарихчылар әйтүенчә, 1742-1744 елларда гына Казан тирәсендәге 418 мәчет җимерелгән! Без - бик зур авырлыклар күргән халык, дөрес язылган тарихи чыганакларда бу бик ачык чагыла. Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгән шушы сынауларны үткәндә халкыбыз үзенең ихласлыгын, тәвәккәллеген, тырышлыгын, көчен күрсәтте.

        Әмма Аллаһ - Мәрхәмәтле Зат, Хикмәтле Зат, Ул Коръәндә, авырлыклардан соң җиңеллек бирермен, ди. Сабырлык күрсәтүчеләргә, Үзенә тәвәккәл кылучыларга Ул рәхмәт ишекләрен ача. 1762 елда Рәсәй белән Екатерина II идарә итә башлый. Ул аңлый: әгәр дә шушы сәясәт дәвам ителсә, уңышларга ирешеп булмаячак. 1767 елда Казанга килгәч, Әби патша мөселманнар белән очраша, мөселманнар аннан мәчет төзергә рөхсәт алалар. Шулай итеп, Казанда ике мәчет - Мәрҗани һәм Апанай мәчетләре калкып чыга.

        Апанай мәчете 1768-1769 елларда төзелгән. Ләкин, тарихчылар фикеренчә, мәчетнең тарихы XVIII гасыр башына барып тоташа. Ул вакытта Иске татар бистәсендә, хәзерге Апанай мәчете урнашкан урында мәчет булган, бу турыда тарихи чыганакларда әйтелгән. Аннары ул, күрәсең, җимерелгән яки янган, Иске татар бистәсендә зур янгын булуы мәгълүм. Апанай мәчете, бәлки, менә шушы иске мәчет нигезенә салынгандыр.             Яңа мәчет каршында 1770 елда аның мәдрәсәсе дә барлыкка килә. Мәдрәсә мөгаллимнәре бер үк вакытта Апанай мәчетендә имам-хатыйблар булып та хезмәт иткәннәр. Вакытлар узу белән шәкертләрнең саны арта, яңа бина кирәк була башлый. Һәм татар байлары җыелып, 1877 елда Апанай мәдрәсәсенең яңа бинасын төзиләр. Хәзерге вакытта бу бина Мәрҗани урамы, 28 нче йорт адресы буенча урнашкан. Заманында шушы мәдрәсәдә күренекле шәхесләребез, галимнәребез гыйлем алганнар. Алар арасында Әхмәтһади Максуди, Садри Максуди, Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Хөсәен Фәезханов һәм башка күренекле шәхесләр бар. Кайбер чыганакларга караганда, Муса Бигиев та биредә гыйлем эстәгән.

        Апанай мәдрәсәсе 1918 елга хәтле эшләгән, ябылгач ул төрле оешмалар тарафыннан кулланылды. 1995 елда Апанай мәчете мөселманнарга тапшырылганнан соң, мәдрәсәне дә кайтару эшләре башланды. Бу эш белән Вәлиулла хәзрәт Якуповның ярдәмчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров шөгыльләнде, бик күп тырышлык куйды. Һәм, ниһаять, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2010 елда мәдрәсә бинасы Апанай мәчетенә кайтарылды. Бинада төзекләндерү эшләре башкарылды, ут, җылы кертелде. Ләкин 2013 елда Күнче урамын төзекләндергәндә мәдрәсә бинасы җылысыз калды. Бинаны саклап калыр өчен газ кертә башладык, кирәкле документлар әзерләнде, проекты ясалды, казаннар алынды. Бөтен чыгымнарны Апанай мәчете мәхәлләсе күтәрде һәм битараф булмаган дин кардәшләребез ярдәм итте. Хәзерге вакытта бу эшләр ахырга якынлашып килә.

        Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә Апанай мәчетендә дини курслар эшләп тора. Дәресләрне ел дәвамында алып барабыз, җәй көннәрендә дә төрле курслар оештырабыз. Шәкертләребез шәһәребезнең төрле районнарыннан килеп укыйлар. Аларның саны елдан-ел арта бара, инде урыннарыбыз да җитми. Шуңа күрә төзекләндерү эшләре тәмамлангач, мәдрәсә бинасында халкыбызның бай рухи мирасын өйрәнү үзәген ачарга ниятлибез. Ул үзенең эшчәнлеген берничә юнәлештә алып барыр дип күзаллана:

        1.Уку-укыту юнәлеше:

            - ислам нигезләрен өйрәнү;

            - татар халкының тарихын, рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү;

            - иске татар телен, гарәп язуын (иске имля) өйрәнү;

            - милли сәнгать дәресләре (күннән эшләнмәләр, татар шәмаилләре ясау һ.б.).

        2.“Иман” нәшриятының эшчәнлеген киңәйтү:

            - татар галимнәренең хезмәтләрен гарәп язуыннан хәзерге татар теленә күчереп бастыру;

            - Ислам нигезләре, тарихы, мәдәнияте турында татар һәм рус телләрендә китаплар бастыру.

        3. “Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе эшчәнлеген җәелдерү:

            - тарихыбыз, бай мирасыбыз белән бәйле төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздыру.

        4. Һәр кеше файдалана ала торган китапханә булдыру. Анда “Иман” нәшриятында басылып чыккан китаплар, татар галимнәре хезмәтләре тупланачак.

        Безнең максат - дини белем бирү белән беррәттән шәкертләргә халкыбызның рухи мирасын җиткерү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Дәресләрне татар телендә алып барырга уйлыйбыз, туган телебезне өйрәнү курслары да булачак. Мөселман булу белән бергә без бит әле татарлар да. Шуңа күрә яшьләребезне халкыбызның тарихы, әдәбияты, дин галимнәребезнең мирасы белән таныштырырга телибез. Хәзерге вакытта чит гадәтләрнең йогынтысы нык сизелә. Шунлыктан күпләребез туган телебезне оныта, аны өйрәнүгә битарафлык күрсәтәләр, хәтта, нигә кирәк безгә татар теле, диючеләр дә бар. Без глобализация чорында яшибез. Бер яктан, бу башка халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән танышырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан, үз ана телебезне, гореф-гадәтләребезне югалту куркынычы яный; моңа юл куярга ярамый. Безнең мәдрәсәбездә милләтебезне яраткан, аның тарихын белгән, киләчәген кайгырткан чын милләтпәрләр тәрбияләнер, ин шәә Аллаһ.

        Мөхтәрәм кардәшләр! Мәдрәсә бинасын тизрәк төзекләндереп, үз максатында файдалана башлау өчен Сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез. Шушы изге эшкә тоткан акчаларыгыз Аллаһы Тәгалә каршында садакаи җәрия мәгънәсеннән булып, үзегезне, гаиләгезне озак вакытлар дәвамында шатландырып торыр, ин шәә Аллаһ.

        Садакаларны “мәдрәсә өчен” дигән язу белән түбәндәге банк картасына күчерергә мөмкин:

        4276620017753629 Сбербанк (карта Сабиров Ә.Х. исемендә).

        Шулай ук түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә мөмкин:

        ММРО — приход Апанаевской мечети Централизованной религиозной организации — Духовного управления мусульман Республики Татарстан ИНН: 7725114488 КПП: 7725114488 ОГРН: 1027700342890 БИК 049205706 р/счет 40703810867530000001 к/с 30101810400000000706 в АО «Россельхозбанк» г. Казань

яки мәчет адресына җибәрергә була:

        420021, Казан ш., К. Насыйри ур., 27.

                                                                          Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы