АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНДӘ «НУРЛЫ ШӘХЕС» ИСЕМЛЕ КИТАПНЫҢ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ УЗДЫ
![]()
![]()
1 декабрь көнне Апанай мәдрәсәсендә техник фәннәр кандидаты, доцент, Рәсәй Федерациясенең атказанган экологы Шаһимәрданов Равиль Габденнур улы турында «Нурлы шәхес» дип аталган китапның презентациясе узды. Китапның авторы Равиль Габденнур улының җәмәгате Сиринә Шаһимәрданова. Китап Равил Шәһимардановның тормыш юлы, хезмәте, күркәм сыйфатлары, гаиләсе һәм дуслары белән таныштыра. Китап татар һәм рус телләрендә язылган. Бу чарада Равил Шәһимардановның җәмәгате Сиринә ханым, улы Айдар, оныгы Әмир, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, профессор, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр катнашты.
АПАНАЙ МӘЧЕТЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР АРАСЫНДА КАЗАН КОРЪӘН КОНКУРСЫ УЗДЫ
![]()
![]()
30 ноябрьдә Апанай мәчетендә кызлар һәм хатын-кызлар арасында өченче еллык Казан ачык Коръән конкурсы узды.
Чарада Казан мәчетләре тәрбияләнүчеләре – 60 катнашучы катнашты: Апанай, Рәшидә, Рәүзә, Ирек, Әҗем, Гаилә, Алтан, Хузейфа, Ярдәм, Бохара, Дин Ислам, Марҗани, Заңгар, Мәүлид, Бишбалта, Иске Таш мәчетләре, шулай ук Мөхәммәдия мәдрәсәсе.
Жюри составында Коръән хафизлары чыгыш ясады: Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Марҗани мәчете һәм Апанай мәчете каршындагы Сәетә Рукайя исемендәге Коръән хафизлары үзәге укытучылары.
Конкурс номинацияләре:
- Изге Коръәннең 30 нчы җүзен белү (10 яшькә кадәр кызлар)
- Изге Коръәннең соңгы биш җүзен белү (20 яшькә кадәр кызлар)
- Изге Коръәннең соңгы ун җүзен белү (20 яшькә кадәр кызлар)
- Тиләвә (55 яшьтән өлкән апа-сеңелләр)
Быел конкурс ике яшь категориясендә уздырылды, бу бер мәйданчыкта яшьлек һәм зирәклекне җыярга мөмкинлек бирде!
Конкурс призерлары һәм катнашучылары дипломнар, бүләкләр, сертификатлар һәм акчалата призлар алдылар.
«САБЫЙЛАР» МӘРКӘЗЕ БАЛАЛАРЫ АПАНАЙ МӘЧЕТЕН ЗИЯРӘТ ИТТЕ
![]()
![]()
Бүген Апанай мәчетен «Сабыйлар» мәркәзендә тәрбияләнүче балалар зиярәт итте. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров балаларга һәм аларның тәрбиячеләренә мәчетнең тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар. Шулай ук нәни кунаклар Апанай мәдрәсәсендә дә булдылар, сыйныфларны, китапханәне карадылар
АПАНАЙ МӘЧЕТЕ ИМАМНАРЫ ИСКЕ ТАТАР ИМЛЯСЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШТЫЛАР
![]()
![]()
24нче декабрьдә Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә V “Ал мәчет укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Аның эшендә татар дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр, нәшрият, китапханә һәм музей вәкилләре, шулай ук Казан мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты.
Укулар һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында үткәрелде.
Конференциядә катнашучылар иске имляда язылган китапларны һәм кулъязмаларны өйрәнүнең мөһимлеге хакында фикер алышты.
Бу чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр катнаштылар.
КАЗАН ИСЛАМ УНИВЕРСИТЕТЫ СТУДЕНТЛАРЫ АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНӘ КИЛДЕЛӘР
![]()
![]()
16 декабрьдә Казан ислам университетының ислам фәннәре факультетының 4-нче курс студентлары Апанай мәдрәсәсенә килделәр. Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров студентларга Апанай мәдрәсәсенең тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук студентлар мәдрәсә китапханәсен һәм Апанай мәчетен зыярәт кылдылар.
АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНӘ ҮЗБӘКСТАН ГАЛИМНӘРЕ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ КИЛДЕ
![]()
![]()
Бүген Апанай мәдрәсәсенә Үзбәкстан галимнәре Хасанхан домла, Әнвәр Әхмәд остаз һәм башкалар килделәр. Мәдрәсә җитәкчесе Әхмәд хәзрәт Сабиров хөрмәтле кунакларны Апанай мәдрәсәсенең бай тарихы һәм хәзерге эшчәнлеге белән таныштырды. Мәдрәсәгә килер алдыннан Үзбәкстан кунаклары Яңа-татар зиратында булып, татар дин галимнәре Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Сөнгатулла Бикбулатов һәм Шиһабетдин Мәрҗани каберләрен зиярәт кылдылар.
РАГАИБ КИЧӘСЕ
![]()
![]()
25 декабрьдә безнең сөекле Пәйгамбәребезнең салляллаһу галәйһи вәссәләм әти-әниләренең никахлашу кичәсе – мөбарәк Рагаиб кичәсе иде.
Бу уңайдан Апанай мәчете мөселманнары ифтарга җыелдылар. Пәнҗешәмбе уразасыннан соң алар остазларның күңелгә үтеп керүче вәгазьләрен бергәләп тыңладылар һәм өммәтнең һәм Ватанның иминлеге өчен дога кылдылар.