• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

10нчы октябрь көнне Апас районының Олы Бакырчы авылы мәктәбендә Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) багышланган күркәм чара узды. Бу мәҗлестә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Апас районы мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр, Олы Бакырчы авылы имамы Шәүкәт хәзрәт, мәктәп укытучылары, барлык укучылары һәм авыл халкы катнашты.

Бу  чарада Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) турында вәгазьләр сөйләнде, салаватлар әйтелде, мәктәп укучылары өчен рухи мирас турында викторина үткәрелде. Барлык укучыларга кыйммәтле бүләкләр бирелде.