• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

19 декабрь көнне Казан шәһәре Нагорный бистәсенең “Иман нуры” мәчетендә «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») дип исемләнгән III республикакүләм дини бәйге үткәрелде.

 {xtypo_dropcap}19{/xtypo_dropcap} декабрь көнне Казан шәһәре Нагорный бистәсенең “Иман нуры” м­әчетендә «Яшь вәгазьч­е» («Молодой проповедник») дип исемләнгән III республикакүләм дини бәйге үткәрелде. ­

Бәйге яшь вәгазьчеләр әзерләү, шулай ук яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман сәнгатьле сөйләүчеләрен (ораторларны) ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм, халык алдында чыгыш ясау сәбәпле,иҗтимагый процессларга йогынты ясау мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылды. Үзәкләшкән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырылган әлеге чарада Татарстанның утыздан артык мөхтәсибәтеннән, мәдрәсәләрдән вәкилләр катнашты. Төп жюри булып Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Казан шәһәре Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, ораторлык проектларын оештыручы Гаммәр әл-Анси бәяләде. Әлеге конкурста район турларында җиңүчеләр чыгыш ясады. Ярышта 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кызлар һәм егетләр катнашты (имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр бәйгегә кертелмәде). Хатын-кызлар арасында вәгазь сөйләүчеләрне Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Алмарис кызы Гыймазова, “Шура” альманахының әдәби мөхәррире Рәмзилә Шәфыйкова, “Ислам-тудей” сайтының контент менеджеры Кадрия Гатауллина бәяләде.

Конкурс эшләренә махсус темалар тәкъдим ителгән иде: «Ш.Мәрҗани­нең татар тарихында тоткан урыны», «Татар телен саклау мәсьәләләре», «Татар милли киеме: тарих һәм чынбарлык», «Татар халкының милли йолалары», шулай ук ирекле тема да сайлап алырга мөмкинлек бирелде. Ирекле темаларга да күп чыгышлар ясалды, нигездә әхлаклылык, күркәм холык, ихласлык, тәкъвалык, кардәшлек мөнәсәбәтләре һ.б. мәсьәләләргә караган вәгазьләр тыңланды.

Конкурс таләпләре буенча, вәгазьләр бары татар телендә булырга һәм үз эченә һичьюгы юер Коръән аятен һәм чыганагы күрсәтелеп хәдис алынырга тиеш иде.

Конкурсантлар теманы ачуга, яңалыкка һәм идеяләрнең үзенчәлегенә (оригинальлегенә), телдән һәм язма сөйләмнең дөреслегенә, сөйләмнең темпына һәм аһәңенә (интонациясенә), аудиторияне тоемлавына карап бәяләнде.

Бу бәйгедә Апанай мәчетенең шәкерте Закирова Камилә II урынга лаек булды. 

Барлык катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә бүләкләр бирелдеIMG 20171222 WA0007IMG 20171222 WA0006IMG 20171222 WA0008

IMG 20171222 WA0005