• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Бүген Казанның Апанай мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте буенча 13 яшькә кадәрге ир балалар арасында намаз уку бәйгесе узды. Бәйгегә үз мәчетләрендә остазлары каршында имтихан тоткан егермеләп бала җыелды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен, килгән кунакларны сәламләгәннән соң, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай диде:

- Бүгенге бәйгедә балалар намаз уку буенча үзләренең белемнәрен күрсәтәчәкләр. Намаз - һәрбер мөселман өчен фарыз гамәл булып тора. Намаз укуның тәртибен, шартларын һәрбер мөселман белергә тиеш, чөнки бу гыйбадәт - Аллаһ каршындагы иң беренче бурычыбыз.

Бүген Казанның Апанай мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте буенча 13 яшькә кадәрге ир балалар арасында намаз уку бәйгесе узды. Бәйгегә үз мәчетләрендә остазлары каршында имтихан тоткан егермеләп бала җыелды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен, килгән кунакларны сәламләгәннән соң, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай диде:

- Бүгенге бәйгедә балалар намаз уку буенча үзләренең белемнәрен күрсәтәчәкләр. Намаз - һәрбер мөселман өчен фарыз гамәл булып тора. Намаз укуның тәртибен, шартларын һәрбер мөселман белергә тиеш, чөнки бу гыйбадәт - Аллаһ каршындагы иң беренче бурычыбыз.

Аллаһы Тәгалә намазның әһәмияте турында безгә Коръән аятьләре аша җиткерә. Пәйгамбәребез дә намаз укуга зур игътибар бирергә чакырган. Бер хәдистә болай дип китерелә: “Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән бер сәхабә: “Йә, Расүлуллаһ, Аллаһ каршында нинди гамәл иң хәерлесе?”, - дип сораган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Вакытында укыган намаз”, - дип җавап биргән”. Әгәр намазны бөтен шартларын, тәртибен үтәп, Пәйгамбәребез сөннәте буенча ихластан укысак, ул безне үзгәртә, камилләштерә һәм Раббыбыз Аллаһка якынайта, - дип, Нияз хәзрәт балаларны гыйбадәтне җиренә җиткереп үтәргә өндәде.

Бәйге кунаклары да, балаларны сәламләп, үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Апанай мәчете коллективына, шәхсән, мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәткә рәхмәт әйтте:

Ильяс

- Апанай мәчетендә даими төстә бәйгеләр оештырылып килә. Узган ел да Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы буенча гаять эчтәлекле, әсәрле бәйге үткән иде. Мондый бәйгеләр бик кирәк. Сиксәненче елларда дингә килгән буын намазны әбиләрдән ничек өйрәнгән - шулай укыды. Мәдрәсәгә төрле катлам кешеләре килә, һәм төрлечә укыганнары күренә иде. Аларга, болай укыйсың икән, тегеләй укыйсың икән, дип әйтүче дә булмады, ничек укыса да шатлык кына иде. Инде ун-унбиш ел буе шул рәвешле намаз укыган икән, аның хаталарын төзәткәндә авырлыклар да килеп чыга иде. Бүген менә сез шушы дәрәҗәгә җиткәнсез икән, бу - Аллаһның рәхмәте. Имтихан тотканда кайда җитешсезлекләрегез бар, остазларыгыз ярдәме белән төзәтә аласыз. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуп туксанынчы елларда Коръән бәйгеләре уздырырга тырыша иде. Нәтиҗәсе булды. Алар арасыннан яхшы гына шәкертләр чыгып, укып имам, хафизлар булдылар. Сезнең арагыздан да шундый гыйлемле кешеләр чыкса иде. Барчагызга да намаз әһелләре булып, әти-әниләрегезнең ризалыкларын алып яшәргә язсын!

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов әлеге бәйгенең тарихи мәчеттә узуына шатлануын белдерде. Нияз хәзрәткә һәм балаларның ата-аналарга рәхмәт җиткергәннән соң ул: “Бу балаларга бүген 7-8 яшь булса, тагын 20 елдан безгә аларның вәгазьләрен тыңларга, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә намус белән хезмәт итүләрен күрергә насыйп булсын”, - диде.

Фәрит

 

Аның фикерен дәвам итеп, Нияз хәзрәт бәйгенең Апанай мәчетенең юбилее кысаларында уздырылуын билгеләп үтте. “Быел Апанай мәчетенә 250 ел була. Әлеге юбилей кысаларында башка бик күп чаралар планлаштырыла. Җәйге курслар үтәчәк”, - дип балаларны анда катнашырга чакырды һәм бәйгенең шартлары белән таныштырды.

Бәйге өч номинациядә барды. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1, 2 нче сыйныф укучылары ике рәкәгать намаз укып күрсәттеләр һәм ислам нигезләре буенча кыска сорауларга җавап бирделәр. 3, 4 нче сыйныф укучылары биш вакыт намаз уку тәртибен күрсәттеләр һәм сорауларга тулы җаваплар бирделәр. 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары биш вакыт намаз һәм намаз эчендәге догаларны укып күрсәттеләр һәм шулай ук динебез турындагы сорауларга җавап бирделәр. Намаз уку буенча район бәйгесендә катнашкан балаларның барысын да тыңлаганнан соң жюри нәтиҗә ясады.

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1, 2 нче сыйныф балалары арасында:

1 урынны - Гайнуллин Әмир (7 яшь),

2 урынны - Салахов Муса (9 яшь),

3 урынны Файрузов Ибраһим (8 яшь) алды.

3, 4 нче сыйныф балалары арасында:

1 урында - Сабиров Илһам (10 яшь),

2 урында - Бәширов Ильяс (10 яшь),

3 урында - Исхаков Йосыф (9 яшь).

5, 6 сыйныф укучылары арасында:

1 урында - Гыйльметдинов Илшат (13 яшь),

2 урында – Әхмәтҗанов Ислам (11 яшь),

3 урында - Канышев Даниил (13 яшь).

- Сез - барыгыз да җиңүче! Мәчеткә йөрдегез, бәйгедә катнаштыгыз, - дип Нияз Сабиров соңыннан балаларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде. - Ә белемне арттырырга кирәк, бу - бик мөһим. Дөньяви һәм дини гыйлеме булган кеше ике канатлы кош кебек. Ике канаты булса, ул һаман югарыга күтәрелә. Дөньяви һәм дини гыйлем алган кеше дә яңадан-яңа үрләр яулаячак, уңышка ирешәчәк. Мин сезнең белемнәрегезне арттыруыгызны телим. Бүген кайберләрегезнең “Аятел-көрси”, тәсбих, “Кунут” догасын белеп бетермәве ачыкланды. Бу сезгә тагы да тырышу өчен бер этәргеч булсын. Ә бәйгене киләсе елда да уздырачакбыз, иншаллаһ.

Хәзрәт призлы урын яулаганнарга һәм бәйгедә катнашкан барлык балаларга бүләкләр тапшырды.

өчәү

 

Бәйрәм мул сыйлы табын артында дәвам итте.