• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Бүген Апанай мәчетендә танылган дин әһеле, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар. Иртәнге сәгать 9:00 дә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  һәм башка танылган дин әһелләре Казанның мөселман зиратына барып, аның каберен зиярәт итеп, рухына дога кылып кайтты.

Аннан соң Апанай мәчетендә “Валиулла хазрат Якупов: жизнь и деятельность” дигән китапның һәм Вәлиулла хәзрәт үзе нигез салып калдырган “Иман” нәшриятында басылып чыккан китапларның презентациясе булды. Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Вәлиулла хәзрәтнең динебезне таратуга, милләтебезне үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде; соңгы арада нәшриятта басылып чыккан китапларны тәкъдим итте. Вәлиулла хәзрәтне якыннан белгән, аның белән бергә хезмәт иткән дин әһелләре, галимнәр дә үзләренең чыгышларында аны зур ихтирам белән искә алдылар; колачлы хезмәтләрен киләчәкне күздә тотып башкаруындагы зирәклеген, фидакарьлеген билгеләп үттеләр.

Чарада катнашучылар бергәләп Апанай мәчетендә җомга намазын укыдылар.