• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

«Апанай» мәчете мәдрәсәсе (аны Күл буе, Касыймия мәдрәсәсе дип тә йөрткәннәр)  Казан шәһәрендәге иң борынгы уку йортларының берсе булып санала. Аңа «Апанай» мәчете төзелгән вакытларда ук нигез салына, ул 1770 елга барып тоташа, ягъни аның эшчәнлеге XVIII гасыр ахырында башлануы билгеле.

Татар халкы һәрвакыт гыйлемгә омтылган, бу уңайдан мәчетләр каршында мәдрәсәләр салынган һәм аларда шәкертләр гыйлем алган. Тик Казан ханлыгы басып алынгач, мондагы мәчет-мәдрәсләр җимерелгән. Туган җирдә гыйлем алырга мөмкинлек калмагач, бабаларыбыз Урта Азия һәм Төньяк Кавказга, ягъни чит җирләргә барып укырга мәҗбүр булганнар, шуңа омтылганнар. Алар ватаннарына кайткач, шунда алган гыйлемнәрен халыкка таратырга тырышканнар.

Апанай мәдрәсәсендә халкыбызның олуг галимнәре, күренекле зыялылары, шулар җөмләсеннән галим, дин белгече, педагог һәм журналист Әхмәдһади Максуди, тарихчы Әхмәдзәки Вәлиди, язучылар Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, галим Муса Бигиев, җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди, Россиянең беренче сайланган мөфтие Галимҗан хәзрәт Баруди һәм башкалар укыган. Зәки Вәлиди расалавынча, Апанай мәдрәсәсе Казан дини уку йортлары арасында беренче урында торган. Үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗани дә ул мәдрәсәгә гаять уңай бәя биргән.

Илдә инкыйлаб башлангач, дөресрәге, 1918 елда “Апанай” мәчете мәдрәсәсе ябыла, ә 2010 елда мәдрәсә бинасы “Апанай” мәчете мәхәлләсенә кире кайтарыла. Хәзерге вакытта “Апанай” мәчетендә төрле яшьтәге шәкертләр белем ала, бай мирасыбыз белән таныша һәм аларның саны көннән-көн арта бара. Әмма биредә аларга укырга урынның җитеп бетмәве үзен даими сиздереп тора. “Апанай” мәчете җитәкчелеге вә мәхәллә халкының тырышлыгы белән бу мәчет каршындагы мәдрәсә төзәтелә, анда ремонт эшләре алып барыла. Әйтик, мәдрәсә бинасына ут, су, газ кертелде, кайбер бүлмәләрнең түшәмнәре, идәннәре төзәтелде, ишекләр куелды, тәһарәт алу өчен шартлар тудырылды. Әмма бу уку йортындагы эшләр әле бихисап. Иң кирәкле эшләрнең берсе мәдрәсәнең түбәсен алыштыру.   

Мөхтәрәм кардәшләр! Бу мәдрәсә киләчәктә Аллаһының рәхмәте һәм Сезнең ярдәмегез белән динебез, татар халкының бай мирасы, гореф-гадәтләре турында белем бирүче рухи-мәдәни үзәк булачак. Бу үзәккә халкыбызның ихтыяҗы зур, чөнки бүгенге яшьләребез рухи тамырлардан читләшә, алар башка гореф-гадәтләргә иярә, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару, ялгыш сукмактан туры юлга чыгару, җәмгыятебезне камилләштерү өчен дә Казан мөселманнарына шушындый “Апанай” мәчете мәдрәсәсе кебек уку йортлары бик кирәк. Без “Апанай” мәдрәсәсен (“Касыймия”) бергәләп торгызыйк, бу изге эштә үзебезнең өлешне кертик.  

Мөхтәрәм җәмәгать, хәер-садакаларыгызны мәдрәсә хисабына җибәрсәгез иде. Тамчылардан күл җыела, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, без һәр садака җибәргәннәргә изге теләк, догалар кылып, сөенеп кабул итәчәкбез. Салган акчаларыгыз Аллаһы Тәгалә каршысында садакаи җария мәгънәсеннән булып, үзегезне, гаиләгезне озак вакытлар дәвамында шатландырып торыр, ин шәә Аллаһ.

Садакаларны түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә мөмкин:

ММРО — приход Апанаевской мечети Централизованной религиозной организации — Духовного управления мусульман Республики Татарстан

ИНН: 7725114488

КПП: 7725114488

ОГРН: 1027700342890

БИК 049205706

р/счет 40703810867530000001

к/с 30101810400000000706 в АО «Россельхозбанк» г. Казань

яки мәчет адресына җибәрергә була: 420021, Казан ш., К. Насыйри ур., 27.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен биргән садакаларыгызны Раббыбыз кабуллардан кылып, теләгән изге максатларыгызга ирешүне насыйп итсә иде!